Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда борынгы Җәмигъ мәчетен 91,7 млн сумга төзекләндерәчәкләр

Кукмара районының Мәчкәрә авылында беренче Җәмигъ мәчете төзекләндереләчәк. Мәдәни мирас объекты XVIII гасыр ахырында төзелгән.

Төзекләндерү эшләренең бәясе 91,7 млн сум дип бәяләнә. Аларны 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Комплекс түбә ремонтлауны, декоратив элементларны, суүткәргеч, канализация, җылыту, вентиляция, яктырту, видеокүзәтү һәм башкаларны үз эченә ала. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан күренә.

Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, заказчы булып ТР Главинвестстрой тора.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев