Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле

Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан «Татаркино» оешмасы тармак ветераннарын Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залына җыячак. Юбилей уңаеннан чаралар ел дәвамында барса да, юбилей тантанасы 13 март көнгә билгеләнгән.

«1924 елның 13 февралендә татар телендә фильмнар чыгару, кинохроникалар төшерү, фильмнарны прокатка чыгару функцияләре булган «Таткино» татар кинематография берләшмәсе оешкан. Шул көннән башлап Татарстан киносы елъязмасы бара. Республикада кинематографиянең төрле чорлары булгандыр, әмма соңгы 4-5 елда үсештә дип ышанасы килә», дип Татарстан кинематографиясе тарихы белән таныштырып үтте әлеге юбилейга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Юбилей тантанасына СНГ илләренең кинематография оешмасы җитәкчеләре дә киләчәк. Бу инде аларның татар киносына хөрмәте турында сөйли. Безнең бу республикалар белән уртак проектларыбыз да бар», дип дәвам итте ул.

«Соңгы арада «Татаркино» берничә студия белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Болар - «Беларусфильм», «Таҗикфильм», Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан киностудияләре. Алар барысы да безнең бәйрәмебезгә катнаша», дип ачыклык кертте «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Юбилей чаралары 12 мартта Татарстан кинематографиясе өчен биреләсе субсидияләргә дәгъва итүче проектлар питчингы белән башланып китә. Оештыручылар әйтүенчә, монда бик абруйлы экспертлар комиссиясе эшләячәк.

13 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтында түгәрәк өстәл планлаштырыла. Монда сүз копродукция турында барачак. «Чөнки СНГ илләренең Россия белән фильмнар төшерү теләге бар», диде Миләүшә Айтуганова.

Тантаналы чара 12.00 сәгатькә билгеләнгән. «Без 13 март көнне бөтен республиканы җыябыз. 41 районнан кино тармагында эшләгән кешеләр киләчәк», дип санап үтте «Татаркино» директоры.

Шул ук көнне «Мир» кинотеатрында Үзбәк киносы көннәре ачылачак. Бу декабрьдә Ташкентта үткән Татарстан киносы көннәрендә җавап визиты буларак оештырыла.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев