Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар әдәбияты һәм дин гыйлеме өчен ачыш – 12нче гасыр әсәре бастырылды

Болгар ислам академиясе һәм Татарстанның Фәннәр академиясе Сөләйман бине Дауд әс-Саксининың «Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы» китабын бастырып

Әлеге китап Идел Болгары чорыннан табылган әсәрләр арасында иң кыйммәтлесе һәм борынгысы санала. Шиһабетдин Мәрҗани үз вакытында бу китапны Истанбулдагы китапханәгә бүләк итеп тапшырган. Берничә ел элек татар галимнәре аны табып алып кайткан иде.

 

 

«Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы» китабы гарәп теленнән тәрҗемә ителде. Беренче томда кулъязма фотолары урын алган һәм әсәр чыганак телендә - гарәпчә бастырылган. Икенче томда исә русчага, өченче томда татарчага тәрҗемә ясалган.

Сөләйман бине Дауд (әс-Сувари) әс-Саксини 12нче гасырда яшәп иҗат иткән галим. Аның хезмәтләре урта гасыр дин белгечләре арасында данлыклы әсәрләрдән саналган. Сувари һәм Саксини тәхәллүсләренә караганда, ул Болгар шәһәрләрендә яшәгән.

 

 

Китапны «Россия мөселманнарының илаһият мирасы» V Халыкара Болгар форумында тәкъдим иттеләр. Җыентыклар форумда катнашучы галимнәргә таратылды. Дөньяның иң күренекле дин белгечләре һәм профессорлары китапны югары бәяләде.

 

 

Ләйсән Фәтхи

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев