Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тарих институты Казан ханлыгы турында китап әзерли

«Казан ханлыгы тарихын төрле яклап – дәүләтнең сәясәтен, әдәбиятын, мәдәниятен, халыкның көнкүрешен, динен – яктыртырга җыенабыз», – диде Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан ханлыгы турында китап әзерли.

4 мартта Тарих институтында Казан ханлыгы тарихын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты галимнәре яңа китапның эчтәлеге, структурасы турында фикер алышты.

 

 

«Без татар тарихын төрле планда яктырту буенча зур проектка алынырга телибез. Ул үз эченә Алтын Урда, татар ханлыклары тарихын ала. Шуларның берсе Казан ханлыгына багышлана. Халык тарих белән кызыксына, бездән шундый китаплар сорый. Казан ханлыгы турындагы китапка мәкаләләр языла башлады. Мөмкин булган бөтен галимнәрне җәлеп итәргә тырышабыз. 2 ел эчендә басманы әзерләп бетереп, өстәлгә салырга телибез», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

 

Илнур Миргалиев сүзләренчә, галимнәрдә Казан ханлыгы тарихын язуга кызыксыну бар. «Безнең буын чоры галимнәренең белемен туплап, зур хезмәт әзерләп куярга кирәк, юкса бездән соң киләчәк буынның андый мөмкинлеге булырмы-юкмы, билгесез. Казан ханлыгы тарихын төрле яклап – дәүләтнең сәясәтен, әдәбиятын, мәдәниятен, халыкның көнкүрешен, динен – яктыртырга җыенабыз», – диде галим.

Түгәрәк өстәл утырышында әйтелгәнчә, моңарчы Казан ханлыгы буенча төрле яклап яктыртылган басма булмаган.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев