Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәһәрдә беренче табигый лабиринт һәм Россиядә иң зур балалар мәйданчыгы: Казансу яр буендагы яңа киңлек нинди булачак?

Хәзер белгечләр җәмәгать киңлеген транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен карап тикшерә.

Җәй ахырында Татарстан башкаласының Казансу елгасы яр буенда балалар паркы пәйда булачак. Шәһәр халкы балалар белән ял итү өчен уңайлы яшел зона булдыруны сораган иде. Шуны истә тотып, «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында 3,4 га мәйданда Россиядә иң зур балалар мәйданчыгы, күпфункцияле павильон һәм шәһәрдә беренче табигый лабиринт белән парк төзү планлаштырыла. Бүген проектны казанлыларга, блогерларга һәм журналистларга тәкъдим иттеләр.

 

«Казансу яр буенда яңа объектлар төзелеп тора, быел аларга тагын бер локация – балалар паркы өстәләчәк. Ул яр буенда иң гаҗәеп урыннарның берсе булачак, әмма соңгысы түгел», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Ул иҗтимагый киңлекне проектлау вакытында концепциягә үзгәрешләр кертелүе, студентлар, балалар һәм паркның булачак актив кулланучылары белән киңәшмәләр һәм воркшоплар үткәрелүе турында сөйләде. Соңрак, аларга әлеге мәсьәләдә активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдереп: «Шәһәребез сезнең ярдәм белән яхшы якка үзгәрә», – дип өстәде.

 

 

Яңа җәмәгать киңлеге концепциясенең төп темасы – Казансу елгасы үзе. Берничә элемент, шул исәптән таучыклар да, дулкынсыман формада ясалачак, алар шадраланган су өстен хәтерләтәчәк. Парк территориясендә уен формасында танып белү чаралары үткәреләчәк, шуларның берсе – «Фәнни маршрутлар», аларда балалар елганы география, химия, биология, экология, тарих һәм башка фәннәр күзлегеннән чыгып өйрәнәчәк.

Архитекторлар алдына Казансу ярын һәм Фукс бакчасын тоташтыра торган яшел оазис төзү бурычы куелган иде. Паркның бөтен мәйданы буйлап агачлар, куаклар һәм үләннәр утырту планлаштырыла. Үсемлекләр казанлыларны кояштан саклаячак. Паркның елгага якынрак урнашкан территориясендә зоналарны калкулыклар белән бүлү каралган, ял итүчеләргә җил комачауламасын өчен, куе итеп куаклар һәм агачлар утырту күз алдында тотыла.

Җәмәгать киңлегенә керү урыннарының берсе Кремль яр буе ягында урнашачак. Биредә кунакларны сәхнәсе булган мәйданчык каршы ала, ул төрле форматтагы һәм масштабтагы чаралар, әйтик, лекцияләр, күргәзмәләр һәм концертлар үткәрү өчен билгеләнгән.

 

 

Архитекторлар фикеренчә, парк территориясендә үз ишегалды булган күпфункцияле павильон да казанлыларны һәм кунакларны җәлеп итү ноктасына әйләнәчәк. Аның янәшәсендә фонтан эшләячәк. Бина эчендә кафе, бәдрәф булдыру каралган. «Архидети» оешмасы да шунда урнашачак.

Әлеге балалар мәйданчыгы илдәге иң зур киңлекләрнең берсе булачак. Анда төрле яшьтәге балалар уйный һәм ял итә алачак. Моның өчен мәйданчыкны функциональ зоналарга бүлгәннәр: су белән уйнау өчен территория, актив ялны күз алдында тоткан хәрәкәт зонасы, яшүсмерләр мәйданчыгы, иң кечкенә сабыйлар өчен уен территориясе.

Хәрәкәт зонасында 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар күңел ача алачак, бу территориядә активлыкка басым ясалган. «Чехарда» бюросының баш архитекторы һәм аны гамәлгә куючыларның берсе булган Мария Помелова сүзләренә караганда, балалар өчен таучыклар, туннельләр, таганнар, шулай ук батутлар һәм сикерүче платформалар урнаштырылачак, каршылыклардан торган полосалар төзеләчәк.

 

 

Яшүсмерләр зонасы иң зурысы булачак. Алар үрелгән ятьмәләр белән чиратлаша торган озын юл буйлап йөгерә алачак. Аның астында канатлар һәм гамаклар урнашачак. Яшүсмерләр территориясендә иң кызыклы объектларның берсе – мәгарәләр, аларда уйнарга, серләшергә яки ял итәргә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтү мөһим – мәйданчыкны инклюзив итеп төзү планлаштырыла. Сәламәтлеге ягыннан үзенчәлекләре булган сабыйлар өчен махсус таганнар һәм комлы терапия зонасы каралган.

Чаралар, махсус мәйданчыктан тыш, аланда да үткәреләчәк. Мәсәлән, архитекторлар әлеге территориядә пикниклар уздырырга яки бадминтон уйнарга тәкъдим итә.

Шәһәрдәге беренче табигый лабиринт – балалар уеннары өчен тагын бер зона. Шул ук вакытта әлеге лабиринтта бер генә бала да югалмаячак, чөнки күпфункцияле павильон эчендә күзәтү мәйданчыгы проектланган, ата-аналар балаларын шуннан күзәтә алачак.

 

 

Яңа җәмәгать киңлеге проекты төзекләндерелгән яр буе контекстында эшләнгән. Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, вакыйгалар программасы турында сөйләгәндә, шәһәрдәге төрле оешмаларның балалар паркын үз итәчәгенә һәм чараларны җәмәгать киңлегендә уздырачагына ышаныч белдерде. Әйтик, музыка мәктәпләре, театр һәм бию түгәрәкләре паркта хисап концертлары оештыра алачак. Дирекция паркта чаралар уздыру буенча халыктан кергән барлык тәкъдимнәрне өйрәнергә әзер.

 

 

«Бу – бик зур команда тарафыннан башкарылган эше. Башта проект мондый ук түгел иде. Аны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иткәч, ул балалар, КДАТУ студентлары фикерен тыңлап карарга киңәш итте. Шулай итеп, балалар активлыгы территориясенең мәйданы артты, моның өчен шәһәр мэрына рәхмәт. Ул парк буенча киңәшмәләрне атна саен үзе үткәрде», – дип сөйләде Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

«УРАМ» экстрим-паркында узган очрашуда халык үзен кызыксындырган сорауларны бирде. Аларның берсе җәмәгать киңлеген транспорт белән тәэмин итү темасына багышланган иде. Игорь Куляжев, Подлужная урамы шәһәр буйлап йөрүче автобуслар өчен шактый тар һәм аннан узу авыр булачак, дип аңлатты. Хәзерге вакытта бу урам буйлап башка транспорт җибәрү турында тәкъдимнәр карап тикшерелә. Әмма мәсьәлә халыкның әлеге транспортка булган ихтыяҗыннан чыгып хәл ителәчәк.

«Быел без Миллениум күперенә кадәр яңа маршрут эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Тукталыш «УРАМ» экстрим-паркы каршында булыр дип көтелә. Хәзер аны урнаштыру өчен урын сайлыйбыз. Аннары транспорт, борылып, кире Вишневский урамы ягына күтәреләчәк», – дип өстәде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

 

Камилә Вилданова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев