Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде

Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан белән Казахстан арасындагы проектлар турында фикер алышу буенча берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Казахстанның башкаласы халыкара аэропортында Татарстан Президентын Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды, дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Татарстан делегациясе составына, республика җитәкчесеннән тыш, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин керә. 

Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан белән Казахстан арасындагы проектлар турында фикер алышу буенча берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган, дип ачыклык кертте Лилия Галимова. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев