Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: «Казан – шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүдә цифрлы карарлар кертү буенча лидер»

Рәис сүзләренә караганда, Казан тәҗрибәсе республиканың башка муниципалитетларына да таратылачак.

Казанда шәһәрнең тулы кыйммәтле цифрлы игезәге төзеләчәк, модель шәһәрнең барлык мәгълүмат системаларындагы актуаль мәгълүматларга нигезләнәчәк. Бу Казанны уңайлы, комфортлы итәргә, социаль киртәләрне киметергә һәм шәһәр тирәлегенең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта шәһәр Думасының XXI сессиясендә ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Моннан тыш, күрү сәләте бозылган кешеләр өчен транспортта, тукталышларда һәм җәмәгать урыннарында Bluetooth-датчиклар белән яңа сервис булдыру планлаштырыла.

«Казан – шәһәр хуҗалыгы идарәсендә цифрлы карарлар кертү буенча лидер. Мэрия амбициоз бурыч куйды: шәһәрнең цифрлы игезәген төзү. Татарстан башкаласы тәҗрибәсе нигезендә без бу системаны республика дәрәҗәсенә, башка муниципалитетларга трансляцияләячәкбез. Башка субъектларга да ул кызыклы булыр дип уйлыйм», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Узган елның әһәмиятле вакыйгаларының берсе Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылу булды – ул илебездәге иң заманча парк, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Илсур Метшин сүзләренә караганда, бүген Казан халкы барлык социаль әһәмияткә ия муниципаль хезмәтләр буенча электрон рәвештә гариза һәм документлар тапшыра ала. 2022 елда цифрлы форматта муниципаль хезмәтләр алу өчен 47% гариза бирелгән, тагын 22% ы – документларның кәгазь күчермәләрен тапшырмыйча гына, шулай ук электрон рәвештә КФҮ аша.

«Цифрлаштыруның шактый гына мәсьәләләрендә Казан беренче тапкыр күп кенә инновацион инструментлар булдыручы һәм сынаучы пионер-шәһәр булды һәм шулай булып кала да», - дип сөйләде Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел шәһәрдә өч юнәлеш буенча 38 эре проект гамәлгә ашырылган.

«Кеше – шәһәр идарәсе үзәге» юнәлеше буенча эш кысаларында «Минем Казан» Telegram-боты эшли башлады, ул төзекләндерү проблемалары турында хәбәрне тиз һәм уңайлы җибәрергә мөмкинлек бирә. Шәһәр урамнарында чыгышлар өчен мәйданчыкларны броньлау буенча «Art-проспект» платформасы булдырылды. Беренче блок кысаларында «Игелекле Казан» сайтын яңарттылар. Хәзер анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкинлекләр турында мәгълүмат белергә, интерактив карта белән танышырга яки «Социаль объектларның һәркем өчен уңайлы булуы»Telegram-ботыннан файдаланырга мөмкин. «Күрү сәләте бозылган кешеләр өчен без транспортта, тукталышларда, җәмәгать урыннарында Bluetooth-датчиклар белән сервис булдырырга планлаштырабыз», - дип анонслады Илсур Метшин.

Цифрлы проектларның икенче блогы уңайлы инфраструктура һәм шәһәр халкының тормышы өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән. Шулай итеп, шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану өлкәсендәге мәгълүматлар берләштерелгән комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы булдырылган. Бу хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскарта һәм идарә карарларын кабул итәргә ярдәм итә. «Ачык Казан» системасында өстәмә модульләр һәм сервислар кертелгән. Аерым алганда, «СитиСофт» сервисы компьютер аша урамнарны кардан чистарту сыйфатын, махсус техника эшен билгели, эшләми торган урам утларын ачыклый, юл билгеләрен күзәтә.

Өченче блок муниципалитетны цифрлы трансформацияләү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән. «Без кадрлар сәясәте өлкәсендә IT-продукт кертүгә керештек, телефон һәм видеоконференцэлемтә өчен үзебезнең платформага күчтек», - диде Казан Мэры. Ул шәһәр тормышына яңа цифрлы карарлар кертү дәвам итәчәк, дип өстәде. Эш дөньяның иң яхшы тәҗрибәләренә, шәһәрлеләр һәм бизнес белән үзара бәйләнештә ясалма интеллект куллануга, шәһәрне төзекләндерүнең торышын һәм шәһәр тирәлеге куркынычсызлыгын контрольдә тотуга юнәлдереләчәк.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев