Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Гафаров: «Йөзьяшәрләр уеннары»на кызыксыну артса, анда катнашучылар саны да артачак»

Казанның ике меңнән артык пенсионеры «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасында катнашты.

16 нчы майда «Хезмәт резервлары» стадионында «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының ябылу тантанасы узачак. Спартакиадада барлыгы ике меңнән артык өлкән яшьтәге шәһәрле катнашкан. Алар октябрьдән алып май аена кадәр Казанның төрле спорт объектларында 10 дисциплина: йөзү, волейбол, футбол, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика кроссы, чаңгы ярышлары, шахмат, төньяк йөреш һәм ГТО буенча көч сынашкан.

 

«Бу спорт сезонының яңалыгы – «Йөзьяшәрләр уеннары» финалы. Казан пенсионерлары үзләренең нык характерга ия булуларын һәм тормышны яратуларын тагын бер кат исбатладылар. Шәһәрнең барлык районнарыннан ике меңнән артык кеше Казан өчен яңа турнирның сайлап алу турларында катнашты», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул район администрацияләре башлыкларына командаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең өлкән буынның мондый активлыгы әлеге матур спорт тарихының дәвамы һәм яшьләр өчен яхшы үрнәк булып тора. «Йөзьяшәрләр уеннары»на кызыксыну артса, анда катнашучылар саны да артачак», – дип ышандырды башкарма комитет җитәкчесе.

Моннан тыш, 23 нче майда «Мотор» стадионында «Күн туп» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабын ачу тантанасы, 25 нче июньдә «Буревестник» спорт комплексында Даун синдромлы кешеләр өчен «Бергә җиңәбез» халыкара турниры узачак.

 

 

15 нче майда спорт мәктәпләрен тәмамлаучыларга тантаналы төстә таныклык тапшырылачак. Шулай ук тышкы реклама идарәсе белән берлектә чемпионнарга ярдәм итү проекты эшли башлады – шәһәр билбордларында аларның фотосурәтләре урнаштырыла.

Җәйге сезон дәвамында шәһәр мәйданчыкларында урам баскетболы буенча ярышлар оештырылачак. Аларның иң масштаблысы «Кызгылт сары туп» бөтенроссия турниры булачак. Шәһәрнең кайбер урыннарында шулай ук спортның пляж төрләре: гандбол, волейбол һәм футбол буенча ярышлар үтәчәк.

ТР башкаласында урам спорты фестивале 10 нчы августта узачак. Чара кунакларын мастер-класслар, яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, шулай ук Казанның спорт клублары уенчыларыннан автограф-сессияләр көтә. «Кунакларның һәм катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен оештыручылар җаваплы булуын истә тотып, һәр җирдә террорчылыкка каршы саклык чараларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирүегезне сорыйм», – диде Рөстәм Гафаров.

Татарстан башкаласында футбол буенча җәйге шәһәр беренчелегенә инде старт бирелгән, анда призлы урыннар өчен 192 команда көрәшә. «Авиатор» олимпия резервы спорт мәктәбендә исә яңа җилкәнле сезон ачылган.

 

 

«Йорт янындагы спорт» проекты кысаларында быел профессиональ фитнес-тренерлар белән күнекмәләр һәм зарядка үткәрү өчен урыннар саны арттырылачак. «Җәйге сезон дәвамында халык вакытын актив үткәрә, дуслар һәм спортта фикердәшләр таба алачак», – дип ассызыклады Линар Гарипов.

Бүгенгә Татарстанның Төньяк йөреш федерациясе инструкторларыннан күнекмәләр расписаниесе эшләнгән, аларда теләге булган һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар.

«Традицион турнирлар белән беррәттән, җәмәгать киңлекләрендә һәм ишегалларында физкультура белән шөгыльләнү популярлаша. «Йорт янындагы спорт» Казан өчен, спорт башкаласы буларак, гадәти күренешкә әйләнергә тиеш. Аңлашыла, һәр кешене турникка бәйләп куеп булмый. Әмма турниклар, йога яки зарядка өчен төркемнәр никадәр күбрәк булса, алар белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә шулкадәр артачак. Димәк, сәламәт яшәү рәвешенә тагын да күбрәк халыкны җәлеп итә алачакбыз», – диде Рөстәм Гафаров.

Быел да җәйге сезонда «Безнең ишегалды чемпионнары» проекты кысаларында ишегалды спорт төрләре буенча ярышлар оештырылачак. Шәһәрлеләр чемпион исеме өчен 13 дисциплинада көч сынашачак. Тулырак мәгълүмат белән шәһәрнең спорт комитеты һәм «Йорт янындагы спорт» проектының социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә танышырга мөмкин.

 

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев