Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Россия кулланучылар күзәтчелеге: Татарстанда гриппка каршы 1,3 миллионнан артык кешегә прививка ясалган

Вакцинацияне яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада узарга мөмкин.

Татарстанда гриппка каршы вакцина дәвам итә. Агымдагы атна башына республикада 1 млн 362 мең 311 кешегә прививка ясалган (планның 56,4% ы һәм халык санының 36,7% ы), шул исәптән вакцинацияне 981 мең 405 өлкән (73,6%) һәм 380 906 бала (89,6%) үткән.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә гриппка каршы вакцинациянең төп максаты – кешеләрне инфекциянең массакүләм һәм контрольсез таралуыннан, эпидемиядән саклау, дип искәртәләр. Өзлегүләр буенча риск төркемнәренә түбәндәге халык төркемнәре керә: кечкенә балалар, чөнки аларда иммунитет формалашу процессында, картлар, шулай ук хроник авырулардан интегүчеләр, һәм аеруча иммунитеты түбән булган кешеләр. 

Вакцина эпидимиологлар фаразлаган киләсе сезонда иң еш очрый торган грипп вирусларының штаммнарыннан саклый. Традицион гриппка каршы вакциналар (өч валентлы вакциналар) иң еш йөрүче өч вирустан саклану өчен эшләнгән. Шулай ук дүрт грипп вирусыннан (дүрт валентлы вакциналар) саклау өчен эшләнгән вакциналар бар. Алар өч валентлы вакцина белән бер үк вируслардан саклыйлар, ләкин тагын бер В гриппы вирусы антигеннары бар. 

Гриппка каршы прививка грипп һәм кискен сулыш вирусы инфекцияләре күтәрелү алдыннан ясалырга тиеш, бу инфекциягә каршы иммунитет булдырырга мөмкинлек бирә. Прививканы яшәү урыны буенча теләсә кайсы поликлиникада ясарга була. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13% ка артты.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев