Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Путин Президент сайлауларында Татарстанда 89 процент тавыш җыйды - экзит-пул нәтиҗәләре

Россия Президентын сайлаулар тәмамланды. Татарстан үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча, илнең хәзерге Президенты, кандидатларның берсе Владимир Путин 89 процент тавыш җыйды. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Экзит-пул (Exit-pool) – ул сайлаучылардан сайлау участоклары янында сорау алу нәтиҗәләре буенча, президент сайлауда Владимир Путин 89 процент тавыш җыйган. Икенче урында – Владислав Даванков, өченче урында – Леонид Слуцкий, дүртенче урында Николай Харитонов.

«Сайлауларга тәкъдим ителгән тәртиптә экзит-пул нәтиҗәләрен игълан итәм. Владислав Даванков 1,9 процент, Владимир Путин 89 процент, Леонид Слуцкий 4 процент, Николай Харитонов 4,2 процент тавыш җыйды. 1 проценттан азрак кешеләр бюллетеньнәрне бозганнар», – дип сөйләде КФУның социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни юнәлеш буенча урынбасары Мария Ефлова.

Экзит-пул 15 марттан 17 мартка кадәр аралыкта үткәрелгән. Татарстанда 11 мең кешене сораштырганнар. Аларның 63 процентны катнашырга ризалык биргән.

 

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев