Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Нәзарәт яшь мөселманнарны «Яшь кияү» яңа ислам курсында катнашырга чакыра

Татарстан Диния нәзарәте яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм итәчәк «Яшь кияү» дигән яңа курсның башлануы турында игълан итә.

Беренче агым агымдагы елның 1 апреленнән алып 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Курста 18 яшьтән өлкәнрәк мөселманнар катнаша ала, – дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Сигез атналык программа Аллаһы Тәгалә кануннары буенча ныклы гаилә коруны максат итеп куйган һәм исламда танышу, никах килешүе һәм хәләл җефете белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап эзләгән егетләр өчен төзелгән. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Яшьләр дәресләрдә никах турында белем туплаячак, шулай ук хәләл җефетен дөрес сайларга, аны эш-гамәле белән аны кызыксындырырга, гаилә тормышында карарлар кабул итәргә өйрәнәчәкләр.

Мөселманнар академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир һәм хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһәр, никахлашу өчен хәерле хатын-кызны сайлау, яшь гаиләгә хас проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә.

Проектта катнашучыларны Казанның төрле урыннарында кызыклы очрашулар, видео- һәм текстлар аша мәгълүмат алуга корылган дәресләр, марафоннар һәм практикумнар һ.б. көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев