Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Нәзарәт 2025нче елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде

2025нче елның 28нче февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча) билгеләнде, – дип яза Диния нәзарәте. –Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2025нче елның 1нче мартында (шимбә) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2025нче елның 28нче февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 29нчы мартта.

Ураза бәйрәме быел 2025нче елның 30нчы мартына (якшәмбе) туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында Татарстан мөфтияте өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев