Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция яңа бинада була

27 октябрьдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылуның 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак. Конференция мәдрәсәнең быел зур юбилей уңаеннан төзелгән яңа корпусында үтәчәк.

Шунысы игътибарга лаек: мәйданнар җитешмәү сәбәпле, мәдрәсәдә моңарчы зур фәнни җыеннар уздырылганнары юк иде. Якынлашып килүче конференция – мәдрәсә тарихында беренче, диелә Татарстан Диния нәзарәте хәбәрендә.

Җыенда ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы кунаклары катнашачак. Алар «Мөхәммәдиянең» яңартылган матди-техник базасын үз күзләре белән күрә алачак.

Галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм шәкертләр мәдрәсәгә Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышу өчен җыела. Алар республикада урта һәм югары һөнәри ислам мәгарифенең хәзерге торышы буенча фикер алыша, «Мөхәммәдия» һәм башка мәдрәсәләр үсешендәге тарихи процессларны анализлый һәм бүгенге чынбарлыкка күчерә алачак.

«Мөхәммәдия», «Иж-Бубый» һәм «Хөсәения» мәдрәсәсе, Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов – әлеге һәм башка темалар чыгыш ясаучыларның докладларына күтәреләчәк, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев