Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мобилизацияләнүчеләрнең туганнары милекне бер көн эчендә рәсмиләштерә алачак

ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренең гаризалары буенча күчемсез милекне теркәү вакытын кыскартты. Хәзер хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары һәм якыннары күчемсез милекне бер көндә рәсмиләштерә алалар.

Мөрәҗәгать иткәндә, татарстанлылар туганнарының махсус хәрби операциядә катнашуын расларга тиеш. «Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре тапшырган документлар өстенлекле тәртиптә каралачак», – дип сөйләде ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Күчемсез милекне теркәү өчен бер көндә күпфункцияле үзәктә документлар тапшырырга һәм Росреестрның республикада теләсә кайсы бүлекчәсендә теркәлүне тизләтү турында гариза язарга кирәк. Гаризага мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документларның күчермәләрен (паспорт, туу турында таныклык, никах турында таныклык) беркетергә кирәк. Мобилизацияләнүчеләрнең статусын раслау өчен повестка яки хәрби комиссариаттан башка документ тапшырылырга тиеш.

Казанда Росреестр бүлекләре Авангард урамы, 74 (7 нче подъезд), Гагарин урамы, 103, Ямашев проспекты, 82, Җиңү проспекты, 100 адреслары буенча урнашкан. Барлык бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең рәсми сайтында басылып чыкты.

Моннан тыш, 26 октябрьдән ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен кайнар линия ача. Күчемсез милекне теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Сорауларны +7(843)255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Консультация шулай ук мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларында үткәрелә. «Казан Экспо» һәм танк училищесында белгечләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сорауларга җавап бирә, дип хәбәр итә ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев