Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мирный бистәсендә Сабантуйда Казан дизайнерларының коллекцияләрен күрсәтү узачак

Тамашачыларга 40 төрле тәэсирле образ тәкъдим ителәчәк.

Популяр Казан дизайнерлары үз коллекцияләрен 23 нче июньдә Мирный бистәсендә Сабантуйда тәкъдим итәчәк. Күрсәтүгә биш кием маркасыннан 40 тәэсирле образ тәкъдир итәчәкләр.

«Дизайнерлар үз бурычларын заманча, кияргә уңайлы кием булдыруда күрә, шул ук вакытта киемдә татар костюмының мәдәни үзенчәлеге сакланачак», — дип билгеләп үттеләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.

Татар коллекцияләрен күрсәтү Гаилә елына һәм милли гореф-гадәтләргә багышланган төп концерт программасы белән берләштерелә. Башлана 11:00 сәгатьтә.

Мирный бистәсе үзәк мәйданында ТР Дәүләт камера хоры, ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина, җырчылар Марат Яруллин, Лэйна, Әсәф Вәлиев, Рөстәм Закиров һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

Каенлык аланында республиканың Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Зеленодольск һәм башка районнары хуҗалыклары урнашачак. 11 урында бәйрәм кунаклары милли ярышларда катнаша, татар кухнясы дәресләренә кушыла яки халык һөнәренә өйрәнә алачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев