Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мастеровые» театрының өзелгән премьерасы буенча Мәдәният министрлыгы аңлатма бирде

Татарстан Мәдәният министрлыгы «Мастеровые» рус драма театрының премьерасы вакытында сәхнә механизмы тукталып спектакль өзелү вакыйгасына аңлатма бирде.

«Спектакльдә катлаулы техник механизм – сәхнәне әйләндерү-төшерү җайланмасы кулланыла. Әлеге механизмның техник тасвирламасы буенча күтәрү-төшерү һәм әйләнү тизлеген көйләп була. Спектакль вакытында двигательнең кинәт кабызылуы аның тукталып калуына китергән», диелгән аңлатмада.

Мәдәният министрлыгы механизмның ватылмаганлыгын һәм янмавын ассызыклый. «Мондый хәлләр кабатланмасын өчен механизмны әзерләүчеләр сәхнә машинистын җайланма белән эш итәргә кабат өйрәтәчәкләр. Сәхнә әйләндерү җайланмасын җайлап кына төшерү тәртибенә басым ясалачак», диелгән хәбәрдә.

Чаллының «Мастеровые» рус драма театры иң заманча һәм катлаулы сәхнә механизмнары белән көйләнгән. Яңа техниканы үзләштергәндә мондый хәлләр аның начар сыйфатлы булуы турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирми дип нәтиҗә ясый министрлык.

Хәзерге вакытта декорацияләрне әйләндерә торган механизм төзекләндерелгән. Механизм тукталып калу аркасында өзелгән спектакльне карап бетерү өчен театр тарафыннан тамашачыларга башка бер көн билгеләнәчәк.

«Мастеровые театры тамашачысы «Обыкновенное чудо» спектаклен карап бетерә алмады. Спектакль 50 минут баргач, механизм тукталып калу аркасында спектакль өзелүе турында игълан ителде.

  • «Мастеровые» рус драма театрына яңа бина төзелде. 1 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа бина ачылды. Проект өчен 1.8 млрд сум акча тотылды. Аның 1,08 млрды — федераль бюджеттан.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев