Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Квест-променад, музыкаль альбом һәм тәбрикләмәләр: Казанда «Үз телем» конкурсына йомгак ясалды

Татар телен өйрәнүгә багышланган проектларның авторлары аларны гамәлгә ашыру өчен 2 млн сум акча алды

Казанда татар телен өйрәнү буенча «Үз телем» проектлары конкурсына йомгак ясалды. Грантларны сигез инициатива авторы алды, алар арасында квест-променад, татар телендә комикслар, музыкаль альбом, график новелла һәм акча турында балалар китабы бар.

 

Бүләкләү тантанасы кичә Совет районы администрациясендә узды. Җиңүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова котлады. «Проектта яңа йөзләрне күрүебезгә шатбыз, бу аның үсүен күрсәтә. Катнашучыларның һәркайсыннан шуның кадәр энергия ташып тора, күзләрегез яна, һәркайсыгызга ярдәм итәргә телибез».

Конкурска гаризалар 3 нче апрельдә кабул ителә башлады. Бу вакыт эчендә оештыручылар 80 нән артык проект алды, шуларның 24 е финалга чыкты. Авторлар дүрт сәгать дәвамында жюри алдында үз инициативаларын яклады. Жюри составына «ШАЯН ТВ» балалар каналының баш мөхәррире, башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» генераль директоры Альбина Насыйрова, журналист, Матбугат.ру сайтын булдыручы Данил Сәфәров, веб-дизайнер, татар телле IT-проектлар авторы Илдар Әюпов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумының оештыру комитеты рәисе Ленария Мөслимова керде.

Проект татар телен өйрәнүнең стандарт булмаган, үзенчәлекле, әмма нәтиҗәле мөмкинлекләрен чагылдырырга тиеш. Мәсәлән, иң яхшы инициативалар арасында комикслар җыентыгы билгеләнде. Идеяне Регина Гаязова тәкъдим итте. Җыентыкның тиражы мең данә тәшкил итәр дип планлаштырыла. Китапларны татар мәктәпләрендә, «Смена» китап кибетендә, ТР Милли китапханәсендә таратачаклар. Җыентыкны ясауга рәссамнар арасында ачык конкурс үткәреләчәк, шулардан иң яхшы биш иҗатчы сайланачак.

Ләйсән Гыйрфанова «Сихри Казаным!» квест-променадын эшләячәк. Проект шәһәрнең тарихи урыннары буйлап колакчыннар киеп йөрүдән гыйбарәт, мәгълүмат татар һәм рус телләрендә яңгыратылачак. Сәфәр барышында квест катнашучылары иҗади биремнәр үтәячәк, милли уеннар уйнаячак һәм шәһәр тарихын беләчәк.

«Акча иле» проекты ярдәмендә нәни казанлылар акча турында күптөрле мәгълүмат белә алачак. Аны конкурсның тагын бер җиңүчесе Алина Бикмуллина тәкъдим итте. Әсәрләр балалар бакчаларына, мәктәпләргә, китапханәләргә, шулай ук радио һәм телевидение аркылы сәләтле-актив балаларга таратылачак. Китапны иҗат итү өчен ике автор һәм рәссам җәлеп ителгән.

Шулай ук җиңүчеләр арасында Zakaria фолк-төркеме бар иде. Музыкантлар татар этник төркемнәренә багышланган сигез җырдан торган альбом чыгарырга планлаштыра. Моннан тыш, «Казан урамнары» проекты ярдәмендә башкала халкы шәһәр урамнары төшкән тәбрикләмәләр күрә алачак. Проектны Илгизәр Вахитов тәкъдим итте. «САФ әдәбият» инициативасы кысаларында аудио форматта танылган балалар әсәрләрен яздырырга планлаштыралар. Идеяне Алсу Хәбибуллина җиткерде. Булат Усманов та Грант алды. Ул татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта эшләргә җыена. Җиңүчеләр исемлеген Гүзәл Гарипова тәмамлый. Ул «Нәҗип» проектын тәкъдим итте, проект кысаларында график новелла – комикс форматының берсен иҗат итү күздә тотыла. Гүзәл Фатыйх Әмирхан әсәре мотивлары буенча китап бастырачак.

 

Иң яхшы проектлар авторлары үзара 2 млн сум бүлештеләр. Проектны 2023 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» конкурсы беренче тапкыр 2021 елда балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм милли мәдәниятне үстерү буенча проектлар булдыру һәм аларны тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.

Узган ел биш проект авторы грант алды, алар арасында сүзләр тәрҗемәсе буенча IT-сервис, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, балалар өчен «Бөҗәкләр алдаша беләме?» энциклопедиясе, татар телендә комикслар һәм SkyTat татар теле онлайн-клубы бар иде. Барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырылды.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев