Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казансу яр буенда амфитеатр һәм павильон белән Укытучы скверы барлыкка киләчәк

Җәмәгать киңлеге проекты өстендә Шәһәрне үстерү институты эшли

Быел Казансу яр буенда яңа җәмәгать киңлеге – Укытучы скверы барлыкка киләчәк. Ул 0,72 гектар мәйданны биләячәк. Проект буенча скверда «Белем» павильоны, амфитеатр, интерактив өчен зона, арт-объектлар һәм скульптура урнаштырылачак.

Җәмәгать киңлеге балалар паркы һәм «УРАМ» экстрим-паркы арасында төзекләндереләчәк. Скверның үзәге булып амфитеатр һәм павильон белән мәйдан комплексы торачак, анда балалар өчен интерактив киңлекләр һәм мультимедия экспозицияләре каралган. Мәйданда ук укытучыларга багышланган скульптура урнашачак. 

 

 

Җәмәгать киңлеге проекты өстендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды кураторлыгында Шәһәрне үстерү институты эшли. Белгечләр эскизларның соңгы вариант түгеллеген, аларга үзгәрешләр кертеләчәк дип кисәттеләр. 

Скверны «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты кысаларында төзекләндерәчәкләр.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев