Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казансу елгасы яр буендагы балалар паркы 40% ка әзер

Төзекләндерүне Шәһәр һәм республика көненә төгәлләү планлаштырыла.

Казансу елгасы яр буенда Россиядәге иң зур балалар паркының берсе төзелә. Мәйданы 3,4 га булган җәмәгать киңлеге берьюлы 8 мең кешене кабул итә алачак. Паркта уен һәм ял итү зоналары, күпфункцияле павильон һәм фонтан, чаралар уздыру өчен мәйданчык, кафе һәм шәһәрдә беренче табигый лабиринт булачак. Яңа җәмәгать киңлеге инде 40% ка әзер. Актив төзелеш алып барылуга карамастан, белгечләр паркның дизайн детальләрен эшләүне дәвам итә. Казан мэры Илсур Метшин мәйданчыкта булды һәм җәмәгать киңлегендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

 

Шәһәр башлыгы территорияне төзекләндерүне август ахырында – Шәһәр һәм республика көненә төгәлләү планлаштырыла, дип искәртте. Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Шәйнуров сүзләренә караганда, объектта һәр көн 100 дән алып 300 гә кадәр эшче һәм 10 нан алып 30 берәмлеккә кадәр техника эшли. Төзелеш ахырына, мәйданчыкка җиһазларны урнаштыру өчен, тагын да күбрәк кеше һәм машина җәлеп итәчәкләр. Хәзерге вакытта җиһазлар цехларда әзерләнә.

 

«Бүген иң зур балалар паркы гамәлгә ашырылу стадиясендә, аның мәйданы 3,5 гектарга якын. Ул бер үк вакытта 8 меңгә якын кешене сыйдырачак: балаларны да, ата-аналарны да, әбиләрне һәм бабайларны да. Бүгенге көндә эшләр тулы куәтенә бара, кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Шәһәр һәм республика көненә кечкенә казанлыларга балалар паркы бүләк итәрбез, дип өметләнәбез», – диде Илсур Метшин.

Парк өчен җиһазларны Россия компанияләре җитештерә, аларның соңгы партиясе август уртасында көтелә. «Хәзер без партнерларыбыз белән бергә уен мәйданчыклары өчен стандарт булмаган балалар җиһазлары эшлибез. Бер яманның бер яхшысы, дигәндәй. Дус булмаган илләрдән җиһазлар кайтарта алмыйбыз, әмма үзебезнең җитештерүчеләр дә сыйфатлы һәм заманча итеп эшләргә өйрәнде», – дип белдерде мэр.

 

Ул ассызыклаганча, шәһәр ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Казансу ярын төзекләндерү белән системалы рәвештә шөгыльләнә. «Барысы да 2015 елда, без беренче этапны – Ленин дамбасыннан алып Татарстан Милли китапханәсенә кадәрге араны файдалануга тапшыргач башланды. 2020 елда экстрим яратучыларга «УРАМ» паркын бүләк иттек, ә 2021 елда республика Милли китапханәсеннән Миллениум күперенә кадәрге араны төзекләндердек. Былтыр велосипед юлы маршрутындагы эшләрне төгәлләдек», – дип искәртте шәһәр башлыгы.

«УРАМ» экстрим-паркы белән ТР Милли китапханәсе арасында урнашкан балалар паркы яр буен төзекләндерү буенча эшләрнең дәвамы булачак. Җәмәгать киңлеге проектын 2019 елда ук эшли башлаганнар. Паркның төп тематикасы – су, чөнки элек бу урында Казансу юлы узган. Паркта борылмалы юллар төзү, зур булмаган фонтан һәм елга агышын хәтерләтүче башка элементлар урнаштыру планлаштырыла.

Бүген паркта бетон һәм челтәр эшләре төгәлләнгән. Белгечләр яктырткычларны һәм видеокамераларны тоташтыруга керешкән.

Илсур Метшин шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрергә, шул исәптән микрофоннар һәм «хәвеф» төймәләре урнаштырырга йөкләмә бирде. «Мөһим нокталар янында микрофоннар куярга кирәк. Сак хезмәткәре, хокук бозу очрагын күрсә, әлеге урынга йөгермәячәк, фәкать микрофоннан гына кисәтәчәк. Мондый чаралар вандализмга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Бу сыналган практика», – дип ышандырды мэр.

Яңа парктагы уен зонасы илдәге иң зур мәйданчыкларның берсе булачак. Анда төрле яшьтәге балалар күңел ача алачак. Моның өчен аны функциональ зоналарга бүлгәннәр: су белән уйнау өчен территория, актив ялны күз алдында тоткан хәрәкәт зонасы, яшүсмерләр мәйданчыгы, иң кечкенә сабыйлар өчен уен территориясе. Идеяне гамәлгә ашыру башланган – таганнар һәм кечкенә комлыклар инде урнаштырылган.

«Мәйданчык гаҗәеп булачак. Анда су мотивлары чагылыш табачак. Бу Россиядәге, ә бәлки әле Европадагы иң уникаль мәйданчыктыр», – диде Рүзәл Фәрхуллин.

Төзүчеләр параллель рәвештә күпфункцияле павильон төзиләр, анда кафе, бәдрәф һәм «Архидети» проектының остаханәсен ачу планлаштырыла. Остаханәдә балалар кече архитектура формаларын ясый, төрле юнәлешләрдә үсә, шул исәптән дизайн һәм театр белән шөгыльләнә алачак. Балалар куркынычсызлыгы өчен проектта тузан һәм башка вак элементларны җыю җайланмаларын тоташтыру каралган.

Павильон янындагы фонтан төзелеше ахырына якынлашып килә. Хәзер конструкцияне тышлау эше бара, дип сөйләде Шәһәрне үстерү институтының бүлек башлыгы Рүзәл Фәрхуллин.

Балалар уеннары өчен тагын бер үзенчәлекле зона – табигый лабиринт. Анда бер генә бала да югалмаячак, чөнки ата-аналар аларны күзәтү мәйданчыгыннан карап тора алачак. Лабиринт үзе тыгыз итеп утыртылган куаклардан гыйбарәт булачак. Кичке вакытта мәйданчыкны яктырту өчен алты яктырткыч урнаштырыла. Лабиринт буенча ел дәвамында йөрергә мөмкин.

Паркта төрле форматтагы чаралар, шул исәптән концертлар, шәһәр бәйрәмнәре яки локаль вакыйгалар, мәсәлән, иҗади коллективларның хисап чыгышлары өчен сәхнә булдыру күздә тотыла.

ТР башкаласы мэры ачык һавадагы мәйданчыклар актив файдаланыла торган шәһәрләрне мисалга китерде. Аерым алганда, Ванкуверда уза торган бушлай җәйге тамашалар ике ел эчендә туристлар агымын 10 тапкырга арттырырга ярдәм иткән. «Аңлашыла, без боларны шәһәр кунаклары өчен генә эшләмибез, иң мөһиме – үзебезнең халык. Биредә балаларның иҗади потенциалын тормышка ашырырга булыша торган, әйтик, уку елы дәвамында нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтә торган мәйданчык булырга тиеш. Үз иҗатларын әти-әниләренә дә, паркта ял итүчеләргә дә бүләк итә алырлык дистәләгән коллективларыбыз бар. Сәхнә уңайлы һәм шул ук вакытта чаралар уздыру өчен җитәрлек зурлыкта булырга тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Чараларны, махсус мәйданчыктан тыш, аланда да үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, архитекторлар анда пикниклар уздырырга яки бадминтон уйнарга тәкъдим итә.

Территорияне яшелләндерүгә зур игътибар биреләчәк. Проект авторлары төрле дәрәҗәдәге ландшафтлы яшел оазис төзү идеясенә таянган. Шулай итеп, паркта 300 гә якын яфраклы һәм 400 ылыслы агач, 3,3 меңнән артык куак утыртылачак, 530 метр озынлыкта яшел табигый киртә булдырылачак.

«Без инде яшелләндерү эшләрен башладык. Утырту сезоны ахырына кадәр өлгергән кадәрен утыртачакбыз. Көзен эшләрне дәвам итәчәкбез», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен, җәмәгать киңлегендә урам кәнәфиләре, шезлонглар, эскәмияләр, урналар, мәгълүмати һәм мобиль стендлар урнаштырачаклар.

Әлегә паркның рәсми исеме уйланыла, дип өстәде Рүзәл Фәрхуллин.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать киңлеген проектлау вакытында концепциягә үзгәрешләр кертелде, студентлар һәм балалар белән киңәшмәләр һәм воркшоплар уздырылды. Март ахырында төзекләндерү проекты Казан халкына тәкъдим ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Казанда кайбер объектлар үзгәреш кичерәчәк, алар арасында Зур Акчарлак күле территориясе, ЦУМ янындагы мәйданчык, Серов урамы, «Казан-2» тимер юл вокзалы каршындагы сквер һәм Фукс бакчасы бар. Әйтик, булачак балалар паркы янәшәсендә урнашкан соңгы локациядә баскыч, кече архитектура формалары, юл өслеге яңартылачак, территория яшелләндереләчәк. Карл Фукс табиб булган, шуңа күрә бакча өчен әлеге темага туры килгән концепция уйлап табу турында карар кабул ителгән. Моның өчен Мәскәүдән паркта дәвалау үсемлекләрен утыртырга ярдәм итәчәк дендрологлар чакырылган.

 

Камилә Вилданова

kzn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев