Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре сугышта катнашкан журналистларны искә алды

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы фронтларында туган илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды.

 

«Бу – сугышның барышын һәм безнең солдатларның батырлыгын яктыртып кына калмаган, ә үзләре дә бәрелешләрдә катнашкан безнең тармак хезмәткәрләренә хөрмәт билгесе. Хәрби журналистның төп роле – сугышчан иптәшләренең батырлыгы турында сөйләү. Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр тирәсендә хөрмәт аурасы формалашкан. Аның барлыкка килүендә журналистларның да өлеше бар», - дип искәртте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Медиаменеджерлар фашизмга каршы көрәштә ятып калучыларны монументка кызыл канәферләр кую һәм бер минут тынлык белән искә алды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Татмедиа» АҖ филиалы - «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров та Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән геройлар алдында баш иде.

 

 

Бөек Ватан сугышында Татарстанның 118 язучысы һәм журналисты катнашкан, аларның 30дан артыгы яу кырында ятып калган. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында туган илне саклаган журналистлар һәм полиграфистларга һәйкәл Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел-Пресс» нәшрияты инициативасы белән Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан – 2010 елның 9 маенда урнаштырыла.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев