Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була

15-16 апрельдә Татарстан Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була. Конференциядә Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейлар үсеше аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау буенча мәсьәләләр тикшереләчәк.

«Фикер алышу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: Габдулла Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музейлаштыру; төрки дөнья әдәбияты контекстында Габдулла Тукай шигърияте; әдәби әсәрне музей экспозициясе ярдәмендә визуальләштерү; музей һәм гаилә: үзара бәйләнеш модельләре. Фәнни конференция эшендә катнашу өчен музей һәм архив эше, тарих һәм әдәбият өлкәсе белгечләре, культуролог, филолог, тарихчы, фәнни китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары чакырыла», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, конференция эшенең нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. Бастырып чыгару – түләүсез. «Конференциядә катнашу шарты: транспорт чыгымнары, туклану һәм яшәү өчен катнашучылар үзләре түли. Катнашу өчен анкета-гаризаны muztukay@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала. Конференциядә катнашу өчен теркәлү 1 апрельгә кадәр», - диде ул.

Оештыру комитеты конференциянең темасына һәм фәнни дәрәҗәсенә туры килмәгән гаризаларны кире кагу хокукына ия. Конференциядә офлайн һәм онлайн катнашырга мөмкин: доклад белән чыгыш ясау, җыентыкта басылып чыгу; читтән торып – онлайн доклад белән чыгыш ясау, җыентыкта басылып чыгу). Конференциягә чакыру 5 апрельгә кадәр җибәреләчәк.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев