Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Лапа дружбы» грант конкурсы башланды

Проектларны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итә ала.

Казанда «Лапа дружбы» икенче шәһәр грант конкурсы башланды. Анда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнаша ала.

 

Конкурска гаризаларны биш юнәлеш буенча кабул итәләр: «Эт – кешенең дусты», «Айболит һәм башкалар», «Инклюзив белем бирүдә зоотерапия», «Зооволонтер» һәм «Бир тәпиеңне, дустым!». Катнашучыларга, тормышка ашыруның максатын, бурычларын, срокларын һәм этапларын, көтелгән нәтиҗәләрне һәм сметаны күрсәтеп, проектлар әзерләргә кирәк.

Әйтик, «Эт – кешенең дусты» юнәлеше буенча балалар йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү, сукбай хайваннар санын киметү өчен шартлар тудыру, шулай ук дүрт аяклы дуслар белән сакчыл һәм куркынычсыз аралашу темасына эшләр тәкъдим итә алалар.

«Айболит һәм башкалар» юнәлеше һөнәри юнәлеш бирү буенча белем бирү программаларын эшләүне күздә тота. Катнашучылар хайваннар белән бәйле һөнәрләрне популярлаштыруга багышланган проектлар тәкъдим итә алачак.

«Инклюзив белем бирүдә зоотерапия» юнәлеше буенча проектлар – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү программалары. «Зооволонтер» юнәлешендәге белем бирү оешмалары хайваннар белән эшләү, аларны карау һәм тәрбияләү күнекмәләрен эшкәртү буенча идеяләр тәкъдим итә алалар.

Соңгы юнәлеш – «Бир тәпиеңне, дустым!». Биредә конкурс темасына текст форматындагы видеоролик сценариен яки йортсыз хайваннар проблемаларын чагылдырган төрле сюжетлы 15 фотосурәтне тәкъдим итәргә мөмкин. Әлеге юнәлештә җиңүчеләр социаль видеороликны төшерүгә үзләренең сценарийлары буенча грант һәм фотокүргәзмәне оештыру өчен фотолар бастыруга грант алачаклар.

Гаризалар 28 нче февральгә кадәр gdebc-kzn@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Конкурс материалларын читтән торып бәяләү этабы 2023 елның 1 нче мартыннан 31 нче мартына кадәр узачак. Җиңүчеләрне апрель аенда бүләкләячәкләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча дүрт юнәлештә җиңүчеләр – 200 мең сум, көмеш призерлар – 100 мең сум һәм өченче урынны алган катнашучылар 50 мең сум күләмендә грантлар алачак. «Бир тәпиеңне, дустым!» юнәлешендәге иң яхшы эшкә 100 мең сум биреләчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 7(843)273-48-55, +7(843)292-37-04, 8(939)380-44-62 телефоннары аша белергә була.

«Лапа дружбы» грант конкурсы хайваннарга карата кешелекле һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру процессына җәлеп итү аша ирекле инициативаларны яклау өчен үткәрелә. Ярышлар Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста Казанның 7 районыннан 37 оешма һәм Татарстан Республикасыннан бер конкурсант катнашты. Жюри 5 номинациядә 23 призерны билгеләде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев