Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда иң яхшы архитектура карарын сайлаячаклар

Конкурста катнашу өчен гаризалар 17 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.

  •  
  •  

Бу атнада Казанда иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше карарына ел саен үткәрелә торган смотр-конкурста катнашучыларны теркәү тәмамлана. Гаризаны 17 октябрьгә кадәр бирергә була, ә җиңүчеләр декабрьдә «Казаныш» форумында игълан ителәчәк.

Анда 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар һәм коллективлар катнаша ала. Конкурска Россия гражданнары, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр кертелә. Конкурсантлар берничә номинациядә һәм категориядә катнашу өчен гариза бирергә хокуклы. Үткәрү сроклары, шартлары һәм этаплары турында тулырак мәгълүмат нигезләмәдә басылып чыкты.

Конкурс 12 номинациядә уздырыла, алар арасында – «Иң яхшы торак комплексы», «Иң яхшы социаль объект», «Иң яхшы арт-объект», «Территорияне иң яхшы төзекләндерү», «Шәһәрлеләр сайлавы» һәм башкалар. Экспертлар идеяләрне өч категориядә караячак: гамәлгә ашырылган проектлар; архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелгән гамәлгә ашырылмаган проектлар; гамәлгә ашырылмаган һәм килештерелмәгән проектлар.

Конкурс Казанны үстерү институты тарафыннан архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе инициативасы буенча оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска 166 гариза килгән иде. Гараж комплексы проекты белән «ПРОГРЕССПРОЕКТ» ҖЧҖ, «Арт-СтройДом-2» һәм «А+Р Проект»ының Достаевский урамындагы торак комплексы, «Трансюжстрой» һәм «АКСИОМ Казан» компанияләре тарафыннан проектланган Киров районындагы Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы, «Камастройинвест» компаниясенең Altura торак комплексы һәм «BETON» архитектурасы студияләре җиңүче һәм призерлар булдылар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев