Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда гомумшәһәр өмәсе 20 нче апрельдә узачак

Бүгенге көндә җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеләнгән, инвентарь һәм техника әзерләнә.

Казанда 20 нче апрельдә санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе узачак. Төп игътибар сулыкларның яр буе зоналарын һәм урман полосаларын чистартуга биреләчәк. Хәзер оештыру чаралары үткәрелә: җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеләнгән, кирәкле инвентарь һәм техника әзерләнә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

«Без барыбыз да Казанны яратабыз, чиста һәм төзек шәһәрдә яшәүне кулай күрәбез. Кыштан соң территорияне төзекләндерү предприятиеләре көче белән генә тәртипкә китерү авыр, моның өчен озак вакыт таләп ителә. Кунакларны кабул итәр алдыннан тырышып эшләрбез, дип уйлыйм. Без моны эшләргә яратабыз һәм моңа әзерләнә беләбез», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин, ТР башкаласы халкына, оешма һәм уку йортлары җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп.

Ул өмәнең тәрбияви ягына да тукталды: «Кемдер җыештыру – бер нәрсә, ә менә шәһәр халкы, һәр мәктәп, көллият, югары уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре бергә чыгып эшләү – икенче. Өмәдән соң, шул ук укучылар, яшьләр һәм кайбер казанлылар, чүпне урнадан читкә ташлар алдыннан, тагын бер кат уйланырлар иде».

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренә караганда, теләгән һәркем, ишегалдын яки башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем булдырып, өмәгә кушыла ала. Инвентарь, капчык белән тәэмин итү һәм чүп-чарны чыгару мәсьәләләре буенча район администрацияләренә һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Бүгенге көндә һәр районда предприятие хезмәткәрләре, район администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм шәһәрлеләр ярдәмендә территорияләрне санитар чистарту буенча эшләр башкарылачак участоклар билгеләнгән. Алар арасында – Яңа өйләнешүчеләр скверы, «Локомотив» пляжы, Мирный торак массивындагы каенлык, Эрмитаж бакчасы, Горький паркындагы урман һәм башкалар», – дип хәбәр итте спикер.

Ул, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре Мирный торак массивындагы каенлыкны һәм «Локомотив» пляжын чүптән арындырачак, дип өстәде.

«Без үзебез, беренче чиратта, мэрия, Башкарма комитет, катлаулы участокларга чыгачакбыз. Даими рәвештә чистартылмый торган урыннар бар, әйтик, урман полосалары. Анда безнең игътибар һәм тырышлык кирәк», – диде Илсур Метшин.

Ул җыелган калдыкларны чыгару мәсьәләсенә аерым тукталды: «Әйдәгез, быел чүп-чарны мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлы итеп чыгарырга тырышыйк. Иң мөһиме – җыештыручылар чүпне чыгару графигын белсен, өмә бушка китмәсен иде». Илсур Метшин, өмә башланганчы, үзенә каты коммуналь калдыкларны чыгару графигын тапшыру йөкләмәсен бирде.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев