Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Ел укытучысы – 2024» конкурсының абсолют җиңүчесе Радик Хәбиров булды

Казанда «Ел укытучысы – 2024» конкурсының абсолют җиңүчесе Радик Хәбиров булды.

Кичә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Ел укытучысы – 2024» һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Бәйгедә катнашу өчен 377 кеше гариза биргән, 95 мәктәп һәм балалар бакчасыннан 109 педагог ярышлардан соң шәһәр этабына үткән. 108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров абсолют җиңүче булды. Номинацияләрдә җиңүчеләр республика этабында Татарстан башкаласын тәкъдим итәчәк. Финалга чыгучыларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Без Казан мәгарифе белән горурланабыз. Сез һәрвакыт безнең барлык казанышларыбызның нигезе булдыгыз һәм шулай булып каласыз. Конкурс җиңүчеләрен игътибар белән күзәтеп барачакбыз һәм аларга республика һәм федераль этапларда ярдәм итәчәкбез. Тормышыбызны, Казанны, республиканы, илне тагы да яхшы якка үзгәртү өстендә эшләячәкбез, әмма сез һәрвакытта да алда булачаксыз», – дип мөрәҗәгать итте педагогларга Илсур Метшин.

«Сез бер үк вакытта тәрбия дә, белем дә бирәсез, баланың сәләтләрен ачасыз һәм сабырлык белән аларга үсәргә ярдәм итәсез. Күптән түгел генә без Педагог һәм остаз елын уздырдык, әмма мәгариф өлкәсен үстерү эшен тәмамламыйбыз, сезнең хезмәтегезне дәвам итәчәкбез. Без сезне күңел түрендә йөртәбез, һәм бу – мәңгегә», – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин быел Казанда өч мәктәп төзелүен, шулай ук 19 нчы гимназиягә янкорма төзелеп бетүен искә төшерде. «Без 17 мәгариф оешмасының биналарын ремонтладык. Инфраструктураны камилләштерүне быел да дәвам итәбез. Аерым алганда, алты учреждениене һәм ике дистәгә якын азык-төлек блогын капиталь ремонтлаячакбыз. Республика рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә – Казан соңгы 10 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларының барлык башкалалары арасында социаль инфраструктураны үстерү буенча абсолют беренче урында тора», – дип өстәде мэр.

 

 

Укытучылар көне алдыннан шәһәр мэры Илсур Метшин Казан педагоглары белән очрашты һәм алар белән түгәрәк өстәлдә заманча мәктәп проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышты. Шәһәр башлыгы яшь укытучыларга бирелә торган грантлар күләмен арттыру карарын кабул итте.

Аннары Илсур Метшин быелгы конкурс финалистларына бүләкләр тапшырды. Шәһәр этабы ноябрьдән февральгә кадәр уздырылды. Әлеге вакыт эчендә укытучылар, һөнәри күнекмәләрен күрсәтеп, төрле сынаулар үттеләр: ачык дәресләр, тәрбия чаралары үткәрделәр, мастер-класслар һәм педагогик остаханә эшен оештырдылар. Финалга чыгу өчен, конкурсантлар шәһәрнең әйдәп баручы мәктәпләре директорларының, сынауларда җиңүчеләрнең, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләренең һәм башкаларның сорауларына җавап бирергә тиеш иде.

Конкурсның иң яшь катнашучысына – 22 яшь, ә иң өлкәне – Валентина Головушкина, хәзер ул инде пенсиядә. Быел 56 кешене бүләкләделәр. Ярышлар 14 номинация буенча уздырылды, шул исәптән «Дефектолог-укытучы» һәм «Логопед-укытучы» кебек ике яңа номинация дә булдырылды.

108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров конкурсның абсолют җиңүчесе булды. Ул үз гаиләсенә даими ярдәмнәре, шулай ук шәһәр җитәкчелегенә яңа мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерде. «Башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләр белән аралашканда, аларның бездәге мәгариф турындагы фикерләрен ишетү һәрвакыт рәхәт. Мондый мизгелләрдә горурлану тоясың. Мәсәлән, бер хезмәттәшем миңа үзләренең педсоветларында Казандагы белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы турында фикер алышуларын җиткерде. Хак сүзләр. Мин Казан мәгариф командасы әгъзасы булуым белән горурланам», – диде Радик Хәбиров.

 

 

«Предметник-укытучы» номинациясендә 23 нче лицейдан Екатерина Бортникова, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексыннан Оксана Михеева, 183 нче гимназиядән Динар Вәлиуллин, КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясеннән Эдгар Рәхимов һәм 139 нчы гимназия – мәгариф үзәгеннән Надежда Тимерханова лауреатлар булдылар. Икенче урынны Әдилә Нәбиуллина алды, ул Л.Мурысин исемендәге 94 нче гимназиядә эшли, ә өченче урын 18 нче мәктәп укытучысы Екатерина Алаевага эләкте.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында 149 нчы лицейдан Рафия Хөснетдинова иң яхшысы булды. Икенче урында – 33 нче гимназиядән Хәмзия Хөснетдинова. 19 нчы гимназиядә эшләүче Ләйлә Гарифҗанова өченче урынга лаек дип табылды. Күп профильле 170 нче лицейдан Айнур Ибраһимов һәм 21 нче гимназиядән Минзилә Хәбибрахманова әлеге номинациядә лауреат булдылар.

«Педагогик дебют» номинациясендә Ж.Зайцев исемендәге 122 нче гимназиядән Ксения Епишева җиңде. Икенче урында – 6 нчы гимназия укытучысы Диана Кәримова. Ә өченче урынны 15 нче мәктәптән Алинә Гарифуллина һәм 39 нчы мәктәптән Екатерина Харитонова бүлештеләр.

«Ветеран-педагог» номинациясендә иң тәҗрибәле укытучы исеме 14 нче рус-татар мәктәбеннән Валентина Головушкинага бирелде. Икенче урынны 146 нчы «Ресурс» лицееннан Сәгадәт Рахманова алды. Өченчесе – 126 нчы гимназиядән Валентина Новиковада. 168 нче мәктәптән Винер Хәбибуллин, А.Чехов исемендәге 67 нче мәктәп – хәрби-патриот белем бирү үзәгеннән Гөлүзә Макарова, 70 нче мәктәптән Марина Тихонова һәм 127 нче мәктәптән Ирина Туманова лауреатлар булды.

 

«Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне педагогы» номинациясендә жюри җиңүне 185 нче күп профильле лицейда эшләүче Радик Идиятовка тапшырды. Икенче призер – 182 нче политехник лицейдан Разих Камалов, өченчесе – 171 нче мәктәптән Эмиль Фәйзуллин.

«Кеше тәрбияләү» номинациясендә 18 нче мәктәп укытучысы Инесса Смагина җиңүче булды. Икенче урынны 175 нче гимназиядән Анастасия Головастикова алды, ә өченче урынны 179 нчы гимназиядән Анна Маркеловага бирделәр.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә Идел буе районының балалар сәнгать мәктәбендә эшләүче Лиана Мельник иң яхшысы булды. Икенче урында – 57 нче мәктәптән Әлфия Савченко. Өченче урынны Алексей Толпегин алды, ул А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда укыта.

Психолог-педагоглар арасында Рано Хәсәнбаева җиңде. Ул 289 нчы балалар бакчасында эшли. 54 нче мәктәптән Ксения Емельянычева икенче призер булды. Өченче урында – 12 нче мәктәптән Инна Ханжина.

Яңа «Дефектолог-укытучы» номинациясендә иң көчлесе 180 нче күп профильле полилингваль гимназиядән Алсу Җәббарова булды. Икенче урынны – 1 нче мәктәптә эшләүче Дарья Антипова, ә өченче урынны 188 нче күп профильле лицейдан Елена Карсакова алды.

Икенче яңа «Логопед-укытучы» номинациясендә җиңү 136 нчы мәктәптән Юлия Антоновага эләкте. Икенче призер 293 нче балалар бакчасыннан Гөлназ Ганиева булды. Өченче позициядә – 14 нче балалар бакчасында эшләүче Анна Любавина.

 

 

Иң яхшы «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» исемен 36 нчы балалар бакчасыннан Регина Дәүләтшина алды. Икенче урын – 189 нчы балалар бакчасыннан Алена Карбинага, ә өченче урын 44 нче балалар бакчасында эшләүче Екатерина Шаһиевага һәм 370 нче балалар бакчасыннан Чулпан Пеплайкинага бирелде.

Балалар бакчаларында инклюзив белем бирү буенча иң яхшы педагог исеменә 63 нче балалар бакчасыннан Ләйлә Ведерникова лаек булды. Шул ук номинациядә 282 нче балалар бакчасында белем бирүче Гөлсинә Галимовага икенче урын бирелде, ә 316 нчы балалар бакчасыннан Татьяна Серикова өченче урын алды.

Мәктәпләрдә инклюзив белем бирү буенча иң яхшы педагог исеменә 1 нче мәктәптән Лилия Березина лаек булды. Икенче урынны 65 нче татар-рус мәктәбе укытучысы Екатерина Ибраева алды. Өченче урын 140 нчы мәктәптән Елена Абдуллинага эләкте.

Тәрбиячеләр арасында 346 нчы балалар бакчасыннан Эльвира Солтанова татар телендә укыту һәм тәрбияләү төркемнәрендә җиңү яулады. Икенче урынны 252 нче мәктәпкәчә учреждениедә эшләүче Эльмира Җиһаншина алды. Өченче урынны 209 нчы балалар бакчасыннан Зөһрә Галимҗанова һәм 112 нче балалар бакчасыннан Гөлназ Бәдретдинова бүлештеләр.

Казан даими рәвештә төрле бәйгеләрдә республика җиңүләре копилкасына үзеннән саллы өлеш кертә. Узган ел гына да ТР башкаласы педагоглары алты һөнәри ярышта җиңде, ә соңгы биш елда яуланган призлы урыннар саны 17 гә җитте.

Әйтик, 41 нче мәктәптән Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» конкурсында тәрбиячеләр арасында абсолют җиңүче булды. Шуңа күрә быел конкурс Казанда – җиңүче шәһәрдә үткәрелә.

 

Камилә Вилданова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев