Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда балалар бакчаларын комплектлаштыру 31 нче августка кадәр дәвам итәчәк

Ата-аналар гаризаның статусын РФ дәүләт хезмәтләре порталында тикшерә ала.

Казанда бу атнада балалар бакчаларын комплектлаштыру башланды. Процесс «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ярдәмендә үткәрелә. Әлеге платформа, балаларны учреждениеләргә юллаганда, чиратны төгәл сакларга ярдәм итә.

 

Ата-аналар сабыйларын балалар бакчасына урнаштыру турындагы гаризаның статусын, мәгълүмат алу өчен язылу рәсмиләштереп, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерә ала. Балалар бакчасына кабул итү вакыты җиткәнче, чираттагы позицияне күреп булмаячак. Әгәр сайтта гаризага «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юлланды» статусы бирелсә, ата-аналарга учреждениегә 30 көн эчендә мөрәҗәгать итү зарур.

Әгәр бала 15 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә учреждениегә юллама алмаса, ата-аналарга кайнар линия телефоны аша шалтыратырга һәм белгечләр белән берлектә учреждение сайларга киңәш ителә.

Мәктәпкәчә учреждениене үзгәртү, теләгән балалар бакчасын сайлау яки ташламалы документларны раслау мәсьәләләре буенча күпфункцияле үзәккә яки шәһәрнең мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балалар бакчаларын комплектлаштыру 31 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Кайнар линия телефоннары ТР Электрон мәгариф порталында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре сәхифәләрендә урнаштырылган. Шәһәрнең мәгариф идарәсендә шалтыратуларны +7(843)223-22-10 телефоны буенча кабул итәләр.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында яңа уку елына 600 тәрбияләнүчегә өч балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. 260 һәм 80 урынга исәпләнгән ике мәктәпкәчә учреждение – Бохара һәм Ягодинская урамнарында, 260 урынга исәпләнгән тагын бер учреждение Салават Күперенең Заречье проспекты районында төзеләчәк. Яңа балалар бакчалары төзелеш эшләре тәмамлангач комплектлаштырылачак.

 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1 нче апрельдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе башланды. Укырга керү өчен нинди документлар кирәк, гаризаны нинди срокларда тапшыру зарур һәм ни өчен баланы мәктәпкә кабул итмәскә мөмкиннәр? Әлеге сорауларга җавапны KZN.RU материалында таба аласыз.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев