Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан паркларында Халыкара хатын-кызлар көне: музыкаль лекция, скетч-очрашу һәм комиклар чыгышы

Чараларга керү ирекле, ләкин алдан теркәлү зарур.

Бәйрәм көннәрендә Казан паркларында чаралар сериясе узачак. Алар арасында – музыкаль лекция, скетч-очрашу, хатын-кызлар микрофоны һәм йога. Вакыйгаларда катнашу өчен теркәлү зарур.

 

8 нче март

10:00 сәгатьтә «Светлая долина» торак комплексы паркында кундалини-йога үткәреләчәк. Практика физик һәм сулыш күнегүләрен берләштерә. Telegram @Aiyamir аша теркәлергә мөмкин. Дәрес парк павильонында узачак, ориентир – Р.Нәҗметдинов урамындагы 11к4 номерлы йорт.

Бер сәгатьтән соң, 11:00 дә, «Черек күл» паркында «Гүзәл татар хатын-кызлары» музыкаль лекциясе башлана. Тыңлаучылар алдында экскурсовод, Казан буенча авторлык маршрутларын төзүче Камилла Кадыйрова чыгыш ясаячак. Ул күренекле татар хатын-кызлары – ханбикәләр, композиторлар, җырчылар, актрисалар, рәссамнар, шагыйрьләр һәм балериналар турында сөйләячәк. Чарада Сара Садыйкова, Александр Ключарев һәм Резеда Ахиярова җырлары, мандолинага кушылып, тере тавышка башкарылачак. Шәһәр халкын тимераяклар прокаты бинасында көтәчәкләр.

12:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманының чаңгы базасы холлында почта открыткалары белән бәйле акция башланачак. Аларны, имзалап, якыннарыңа җибәрергә яки үзеңдә калдырырга мөмкин булачак. Чаңгы базасы Җиңү проспекты, 69 адресы буенча урнашкан.

«Ак чәчәкләр» бульвары остаханәсендә 14:00 сәгатьтә скетч-очрашу башлана. Чарада катнашучылар тату остасы Алина Малахова җитәкчелегендә абстракт рәсемнәр ясарга өйрәнәчәкләр, әлеге рәсемнәрне киләчәктә тату өчен эскиз итеп кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук очрашуда казанлылар рәсемнәр ясау өчен илһамны кайдан алырга һәм татуировка өлкәсендә үз юлыңны кайдан һәм ничек башларга дигән сорауларга җавап табачаклар. Теркәлү сылтама буенча. Шәһәрлеләрне Әпсәләмов урамы, 29 к1 адресы буенча көтәчәкләр.

9 нчы март

«Казан» гаилә үзәгендә үтәчәк хатын-кызлар микрофоны чаралар сериясен тәмамлаячак. Программада – шәһәрнең хатын-кыз комикларыннан тапкыр, оригиналь һәм көтелмәгән стендап. Сәхнәдә «Stand Up паркларда» проектында катнашучы кызлар, яшь юмористлар һәм махсус кунак – Stand Up Club Kazan резиденты Илнур Әсхәдуллин чыгыш ясаячак. Катнашу өчен теркәлү мөһим. Чара үзәкнең өченче катында 19:30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев