Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан метрополитенында су үтеп керүне булдырмау һәм бетерү буенча эшләр алып барыла

Су үтеп керү температура җылыну аркасында грунт сулары күтәрелү белән бәйле.

Казан метрополитенында су керүне булдырмау һәм бетерү эшләре башланды. Эшләр «Г.Тукай исемендәге мәйдан» станциясенең икенче вестибюлендә үткәрелә. Су үтеп керү җылыну һәм шуның аркасында грунт сулары күтәрелү белән бәйле.

 

Махсус җайланмалар ярдәмендә бетон арасындагы урыннар ябыштырылачак. Диварлар һәм түшәмнәр кипкәннән соң, хезмәткәрләр косметик ремонт үткәрәчәк һәм эстетик матурлыкны яңадан кайтарачаклар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Шундый ук эшләрне «Г.Тукай исемендәге мәйдан»ның беренче вестибюле станциясендә, «Әмәт» һәм «Җиңү Проспекты» станцияләрендә үткәрергә планлаштыралар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев