Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан марафонында катнашу өчен 20 меңнән артык кеше гариза биргән

Чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең күпчелеген башка төбәкләрдә яшәүчеләр тәшкил итә.

10 нчы Казан марафонында катнашуга 20 меңнән артык гариза кабул ителгән, аларның 70% тан артыгы – башка төбәкләрдә яшәүчеләрдән. Бу хакта республика Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов хәбәр итте.

 

«Марафонның географиясе киң, чит илләрдән, хәтта Австралиядән һәм Африка дәүләтләреннән дә катнашучылар бар», – ди министр. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, быел 30 меңгә якын спортчы көтелә – бу рекордлы күрсәткеч. Узган елларда атлетларның уртача саны 10-15 меңгә җиткән. Моннан тыш, быел марафон кысаларында Россия чемпионаты да планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, чара 11-12 нче майда узачак. Старт Казан Кремле диварлары янында биреләчәк. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Узган ел марафон 16 илдән 12 меңнән артык спортчыны җыйган. Арада Индонезия, Кытай, Иордания, Эстония, Чехия һәм башка илләрдән катнашучылар булган. Җиңел атлетика буенча чара 27-28 нче майда узган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев