Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан һәм Анталья социаль өлкәдә хезмәттәшлек турында килештеләр

Татарстан башкаласыннан делегацияне ноябрь аенда китап фестиваленә чакырдылар.

  •  
  •  

Казаннан килгән делегация өч көнлек визит белән Антальяда (Төркия) булды. Татарстан башкаласыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов катнашты. Кунаклар җирле муниципалитет вәкилләре белән очрашты һәм социаль өлкәдә хезмәттәшлек турында килештеләр.

Визит барышында делегация «Алтын апельсин» халыкара кинофестивален ачу тантанасында булды, аны «Оскар» Төркия прототибы дип атыйлар. Ул 1964 елдан бирле уздырыла. Кинофестивальгә кино йолдызларын, актерларны, режиссерларны һәм сәясәтчеләрне чакыралар. Киләчәктә чарада Татарстан кинокартиналары катнашу планлаштырыла.

Гүзәл Сәгыйтова Анталья мэры Мухиттин Бечек белән очрашты һәм аңа Казан башлыгы Илсур Метшин сәламләвен тапшырды.

«Без кинофестивальнең ничек оештырылуын җентекләп өйрәндек. Анталья халкы һәм кунаклары өчен бу мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бик җитди вакыйга булуы безне шатландырды. Безнең өчен иң мөһим максатларның берсе – Татарстан режиссерлары төшерә торган кино республикадан һәм Россиядән читтә билгеле булсын өчен эшләү. Төркия – Татарстаннан картиналар җылы кабул ителәчәк һәм кирәкле илләрнең берсе», – дип билгеләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Визит кысаларында Анталья вице-мэры Мостафа Гюрбуз белән очрашу булды, аның белән ТР башкаласыннан килгән кунаклар хезмәттәшлек турында килештеләр. Казан вәкилләре Төркиядә ноябрь аенда узачак китап фестиваленә чакырылды.

Делегация җирле мәктәпләрнең берсендә дә булды. «Укучыларны дәрескә чакырулары миңа аеруча ошады: музыка яңгырый, аннары теләктәшлек белдерүче теләкләр, балаларга яхшы дәресләр телиләр. Бу тәҗрибәне без дә үзләштерә алабыз, чөнки укучыларга уку көне башында яхшы сүзләр ишетү күңелле. Бу яхшы якка көйләнергә ярдәм итәчәк. Әгәр дә мондый сәламләү ике телдә – рус һәм татар телләрендә яңгыраса, тагын да яхшы», – дип уртаклашты Гүзәл Сәгыйтова.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанга Кытайның Чанша шәһәрендәге Хунань педагогика университеты каршындагы 30 га якын урта мәктәп делегаты килгән. Алар Татарстан башкаласына 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итә торган 183 нче номерлы гимназия чакыруы буенча килделәр. Визит вакытында яклар уку һәм методик алмашу турында биш еллык килешүгә кул куйды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев