Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан циркы мәктәбе укучылары Сен-Поль-ле-Дак халыкара фестивалендә көмеш приз яулады

Казан балалар циркы мәктәбе укучылары Франциянең Сен-Поль-ле-Дак шәһәрендә узган халыкара фестивальдә 2 приз яулады.

«Владимир Серов, Елизавета Демидова, Ярослав Краснов һәм Ксения Семёнова цирк артистларының XXIII халыкара фестиваленең көмеш призына, шулай ук, Тамашачы мәхәббәте призына лаек булдылар. Призлар гала-тамашада тапшырылды», – дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

«Казан егетләре-кызлары «Һава гимнастлары ба́мбукта» парлы синхрон номеры белән профессиональлекнең югары үрнәген күрсәтте. Әлеге номер фестиваль жюриында көчле тәэсирләр калдырды - алар аягүрә басып алкышладылар», – диелгән хәбәрдә.

Фестиваль дәвамында Казан үсмерләре тамашачының игътибар үзәгендә булган, автографлар сораганнар, бергә фоторәсемгә төшергә теләүчеләр күп булган. Димәк, «Тамашачы мәхәббәте» призының да Казан артистларына эләгүе табигый.

Яшь артистларның укытучысы һәм остазы – Светлана Шәрапова. Казан цирк мәктәбенең сәнгатьҗитәкчесе – Илдар Игумнов.

Франциянең Сен-Поль-ле-Дак шәһәрендә узган халыкара фестивальдә хөрмәтле кунак буларак катнашкан Казан циркы директоры Эльмира Булатова бертуган Тониларга акробатик номер өчен Казан циркының махсус призын тапшырган.

  • Хәзерге вакытта Тони династиясе вәкилләре Казан циркында барган «Цирк из сапога» программасында чыгыш ясый.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев