Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан белән Астананы даими рейслар тоташтырачак

Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Казаннан Казахстан Республикасы башкаласы Астанага даими рейслар җибәрелә. Очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Казаннан очып китү дүшәмбе көнне 6:30 да планлаштырыла, Астанага килү – 12:00 дә. Шул ук көнне самолет Казахстан башкаласыннан 13:05 сәгатьтә очып китәчәк, ә «Казан» аэропортына 12:45 сәгатьтә төшәчәк. 

Пәнҗешәмбе көнне авиарейс ТР башкаласыннан 11:50 сәгатьтә башкарылачак һәм Казахстан аэропортына самолет 17:20 сәгатьтә киләчәк. Шулай ук Астанадан очып китү – 18:20 гә, ә Казанга төшү 18:00 сәгатькә планлаштырылган. 

Очыш якынча 3 сәгать дәвам итә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Казахстан Республикасында вакыт Мәскәү вакытыннан 3 сәгатькә алда йөри. 

Рейсларны Red Wings Россия авиакомпаниясе 87-108 пассажир сыйдырышлы Sukhoi Superjet самолетларында башкарачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев