Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кариев театры Халыкара «Волшебный фонарик» фестивалендә дипломга лаек булган

Театр күрсәткән «Бәхетле көнем» спектакле «иң яхшы актерлар ансамбле» дип танылган.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-24 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә Халыкара «Волшебный фонарик» фестивалендә катнашты.

«Фестиваль кысаларында без «Бәхетле көнем» спектаклен күрсәттек (режиссёры - Екатерина Гороховская). Питер тамашачысы, аеруча нәниләр спектакльне бик яратып кабул итте, театр тәнкыйтьчеләре дә бик җылы сүзләр әйтте. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, спектакль «Иң яхшы актерлар ансамбле» буларак, дипломга лаек булды», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев