Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Карате буенча «Ак Барс кубогы» халыкара турниры Казанда узачак

Анда сигез илдән 2 меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Казанда 11-15 нче апрельдә карате буенча «Ак Барс кубогы» халыкара ярышлары башлана. ТР башкаласына сигез илдән: Азәрбайҗан, Белоруссия, Мисыр, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан (Россиядән тыш) 2 меңгә якын спортчы килүе көтелә.

 

Турнир фиджитал-форматта узачак. Яшь тамашачылар өчен махсус зона булдыру планлаштырыла. Мәйданчыкта алар үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый алачак.

ТР башкаласында карате буенча «Ак Барс кубогы» бөтенроссия ярышлары 2011 елдан бирле уздырыла. 2023 елда ярышлар халыкара статус алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярышларны оештыручылар – Россия һәм ТР карате федерацияләре. Аларга Татарстан хөкүмәте һәм республиканың Спорт министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев