Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кадрия Идрисова: «Хатынның урыны кухняда» димәгән ир-атлар мактауга лаек

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

«Татар-информ» хәбәрчесенә «хатын-кызның урыны кухняда» дигән сүзгә үз фикерен белдерде.

«Бер яктан килешәм, икенче яктан юк. Һәммәсе дә өйдә булганда ир-ат балалар янәшәсендә, хатын-кызның кухняда булуы яхшырак. Тик «кухня синең урының» дип калдырмаган ир-атлар мактауга лаек.

Ир-ат үзе өйдә булып, хатынының арып-талып эштән кайтканын көтеп утыра икән, ул бер дә мактый торган күренеш түгел. Чәй куеп, берәр нәрсә әзерләп көтеп тора икән, хатын-кызның да гел уңай эмоцияләр булачак. Чөнки ул да эштә, безнең илдә хатын-кызларга өйдә генә утыру мөмкинлеге әле тудырылмаган», – дип сөйләде Кадрия Идрисова.

Ул «Татар кызы-2022» республикакүләм бәйге финалистларына аш-су буенча остаханә үткәрде. «Татар хатын-кызы аш-су пешерә белергә тиеш», – дип белдерде Кадрия Рәис кызы. 

 

 

«Татар кызы» бәйгесенең аш-су осталыгына өйрәнү дәресләре бик кирәк.  Чөнки татар хатын-кызы аш-су пешерә белергә тиеш. Хатын-кыз - ул бала тәрбияләүче. Баланы тәмле ашатырга кирәк, ирне дә тәмле ашата белергә өйрәнергә кирәк», – диде ул.

 

 

Кызлар остаханәдә гөбәдия пешерделәр. Кадрия Идрисова гөбәдиянең иң затлы ризыкларның берсе булуы турында сөйләде.

«Гөбәдия – татар халкының иң зиннәтле ризыкларның берсе. Кызларга гөбәдия пешерүнең матур гадәт икәнен төшендереп, һәрберсен дә пешерергә өйрәтү максат булып тора. Каз пешерү, тутыру турында да сөйләдек. Әгәр дә яшь килен, йортка төшеп, кайнатасы белән кайнанасына, иренә каз томалап, пешереп ашата икән, ул иң оста киленнәрнең берсе булачак», – диде Кадрия Идрисова. 

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев