Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль экспозиция барлыкка киләчәк
Якын арада булачак һәйкәл урынында таш салу планлаштырыла, - дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Казанда Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль экспозиция барлыкка киләчәк. Якын арада булачак һәйкәл урынында таш салу планлаштырыла. Бу хакта Казан шәһәре Думасының XXXVII сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Территорияне комплекслы үстерү һәм мемориаль экспозиция төзү проекты белән Казанны үстерү институты шөгыльләнә.
«Мемориаль зона проекты эшләнә. Сроклар һәм даталар турында берни дә билгеле түгел, МХО тәмамлануын көтәргә кирәк. Әмма һәлак булганнарның туганнарыннан һәм МХО ветераннарыннан сораулар арту сәбәпле, хәзер вакытлы мемориал булдыру планлаштырыла. Таш нәкъ менә аны төзү планлаштырылган урында салыначак», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев