Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин инвалидлар өчен фатирлар проектлау турында: «Бу адымны революцион дип атарга мөмкин»

Юдино бистәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 7 адаптацияләнгән фатир барлыкка киләчәк.

Юдино бистәсендәге йортларны проектлау буенча техник биремгә инвалидлар өчен адаптацияләнгән 7 фатир кертелгән. Бинада ишекләр һәм эчке бүлмә уемнары киңәйтеләчәк, ишекләрне доводчиклар белән җиһазлаячаклар, санузеллар һәм холларның үлчәмнәрен арттырачаклар. Киләчәктә типлаштырылган проект карары Татарстанның башка шәһәрләренә дә таратылырга мөмкин, дип хәбәр итте Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов.

«Инвалид кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштырылган фатирларны проектлау – без омтылган тагын бер биеклек. Бу адымны революцион дип атарга була, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. – Сүз әлегә 7 фатир турында гына баруга карамастан, без практикаларны өйрәнеп карадык, әмма, Казандагы махсус инвалидлар йортларын исәпкә алмасак, мондыйлар Россиядә юк». 

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, гади торак йорт проектының стандартын эшләү планлаштырыла, анда беренче кат инвалидлар өчен фатирларга биреләчәк, ул коляскадагы кеше бинада да, аннан читтә дә каршылыкларсыз йөри, урамга чыга алсын өчен эшләнә. Бүген төзүчеләр белән актив диалог алып барыла, беренчеләрдән булып ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җавап бирде, дип хәбәр итте Мэр. 

Хәзерге вакытта муниципаль торак фондында адаптацияләнгән торак юк. Р.Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, Казан халкы мөрәҗәгатьләре буенча, аз мобильле кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары яшәү өчен яраксыз дип 30 бина табылган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә төрле ярдәм чараларыннан файдалана ала. Әйтик, 2005 елга кадәр исәпкә баскан инвалид шәһәрлеләр федераль бюджеттан торак сатып алуга 2 млн сумга якын күләмдә акча алырга хокуклы. «Ел саен түләү индексацияләнә, һәм аны алучылар ирекле торак базарында фатир сатып алып, торак шартларын яхшырта алалар», – дип билгеләп үтте Торак сәясәте идарәсе башлыгы һәм соңгы 5 елда 151 млн сумнан артык суммага 137 казанлы субсидия алды, дип өстәде. 

2018 елдан республика акчалары хисабына катлаулы хроник авырулары булган һәм аз керемлеләр дип танылмаган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү чаралары гамәлдә. Әлеге категория гражданнар өчен торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. 2019 елда 10 кеше субсидия алды. Бу максатларга 14,5 миллион сум акча юнәлдерелгән «хәзерге вакытта чиратта торучылар юк», – дип ассызыклады спикер. 

Аның сүзләренчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәр халкына иң кирәкле ярдәм чаралары муниципаль булган. «Торак кодексы буенча җирле үзидарә органнарына катлаулы авырулары булган аз тәэмин ителгән гражданнарны социаль наем буенча чиратсыз торак урыннары белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән», – дип аңлатты Р.Шәмсетдинов. 

Әйтик, соңгы 3 елда 58 кеше социаль торакка ия булган. Бу категориядәге затларның чираты юк. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр торакны кыска вакыт эчендә ала. 

Инвалидлар өчен социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртуда кичекмәстән ярдәм күрсәтүгә квота да каралган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яңа төзелешләрдә торакны түбән процент ставкасы белән һәм квадрат метрын 60 мең сумнан ала ала. Мондый ярдәм чарасыннан быел 4 гаилә файдаланган. 

«Илсур Рәисович, сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның торак шартларын яхшырту мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Без ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр гаиләнең тарихын беләбез һәм аларның хыялын тормышка ашырырга – уңайлыклары булган торак алырга булышабыз», – дип нәтиҗә ясады Торак сәясәте идарәсе башлыгы.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев