Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин: «Кыш көне күпләр машиналарын яшел зонага куйды. Хәзер моның өчен җәза каралган»

Бүгеннән транспортны тиешле булмаган урыннарда калдыруны контрольдә тоту автомат режимда гамәлгә ашырыла башлый.

Казанда яшел зоналарда калдырылган автомобильләрне автомат режимда – аппарат комплексы ярдәмендә контрольдә тота башладылар. Моның өчен һәр территориянең чикләре цифрлаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.

 

«Кыш көне күпләр машиналарын яшел зонага куйды. Хәзер моның өчен җәза каралган. Төзекләндерүгә без күп акча тотабыз, ә бу шәһәр халкы, салым түләүчеләрнең акчалары. Канәгатьсезлек белдерүчеләр бар, судлашалар, штраф түләмәскә тырышалар. Шуны аңларга кирәк: алар безнең белән түгел, үзләреннән аермалы буларак, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүче күршеләре һәм шәһәрлеләр белән судлашалар. Кайберәүләр яңа гына төзекләндерелгән ишегалдындагы яки парклардагы һәм скверлардагы яшел зонага автомобиль куярга хаклары барлыгын судта раслауны хәтта геройлыкка саный. Шуңа күрә бу эшне системалы рәвештә үткәрәчәкбез», – дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү бар кеше өчен дә мәҗбүри булуын искәртте. «Без ел саен милекчеләргә биналарны һәм территорияләрне карап тотарга тиешлекләре турында искә төшерәбез. Алар арасында территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү белән шөгыльләнүче муниципаль унитар предприятиеләр дә бар. Административ-техник инспекция өчен закон бер – ул төзекләндерү кагыйдәләре. Һәм алар, милек формаларына бәйсез рәвештә, барлык предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан үтәлергә тиеш. Төзекләндерү кагыйдәләре биналар милекчеләре, муниципаль унитар предприятиеләр өчен генә түгел, шәһәр халкы өчен дә булдырылган», – диде шәһәр башлыгы.

Наил Минвәлиев сүзләренә караганда, автомат контроль системасын куллану күп кенә каршылыклы мәсьәләләрне, аерым алганда, штрафлар билгеләү белән бәйле бәхәсләрне хәл итәргә ярдәм итә. «Бәхет хатлары» хәзер шулай ук автомат рәвештә килә. «Физик затка ике мең сум күләмендә штраф каралган, әгәр юридик зат эләксә, штраф берничә тапкыр артачак», – дип ассызыклады идарә җитәкчесе. Моннан тыш, инспекторлар хокук бозуларны кулдан теркәүне дәвам итә. Кагыйдә бозуларны автомат рәвештә теркәү коела торган йөкләрне өстен капламыйча ташучы транспорт чараларына карата да гамәлдә.

 

Камилә Вилданова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев