Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин юл техникасының кышкы сезонга әзерлеген тикшереп кайтты

Шәһәрне кардан һәм боздан чистарту өчен 579 махсус техника кулланылачак, бүгенгә 83% ы әзерләнгән.

Киләсе кышта Казан урамнарын кардан һәм боздан 579 махсус техника чистартачак. Хәзерге вакытта кышкы шартларда эшләргә 481 берәмлек әзерләнгән, ягъни гомуми санның 83% ы. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин юлларны җыештыру буенча генподрядчы оешмаларның берсе булган «Шәһәрне төзекләндерү» МУП территориясендә булды, техниканың кышкы сезонга әзерлеген бәяләде һәм махсус техника йөртүчеләре белән аралашты.

 

Илсур Метшин «Шәһәрне төзекләндерү» МУП автопаркын карады, ул 136 берәмлек техникадан тора. Предприятие Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 4,1 млн кв. м мәйданлы юлларны карап тоту буенча генераль подрядчы булып тора. Гомумән алганда, Казандагы юлларның мәйданы якынча 22 млн кв. м тәшкил итә, шул исәптән 4 млн кв.м – тротуарлар.

«Соңгы 5 елда гына да без 1,5 млн кв. м яңа юлларга арттык, ә 2005 елдан, шәһәрнең меңьеллыгыннан соң, – 10 млн кв.метрга. Эш күләме арта, машиналар саны арта, шуңа күрә юлларны механикалаштырылган җыештыру һәм техника белән тәэмин итү бик мөһим», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

 

 

Быел 53 яңа махсус техника берәмлеге сатып алынган: «Амкадор» шассиенда 4 роторлы кар чистарткыч һәм ел әйләнәсендә эшләү өчен КамАЗ шассиенда 49 катнаш юл машинасы. «Болар барысы да без кышкы юлларны карап тотарга әзер, дип ышаныч белән әйтергә мөмкинлек бирә. Болар теләсә нинди күләмдәге кар яву очракларына каршы көрәшергә ярдәм итә», – дип ышандырды Мэр.

Яңа техниканы сатып алу белән беррәттән, 80% тан артык тузган «Бошунг» катнаш юл машиналарын капиталь ремонтлау бара. Бүген инде 38 берәмлек яңартылган, тагын 13 е ел ахырына кадәр ремонтланырга тиеш. «Буран» оператив планы кысаларында һава торышы кискен начарайган һәм күпләп кар яуган очракларда техника саны 1 мең берәмлеккә кадәр артырга мөмкин.

«Шәһәрне төзекләндерү» МУП директоры Камил Закиров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта юл хезмәтләре хезмәткәрләре саны эшне смена ярымда оештырырга мөмкинлек бирә. «Тәүлек буе кизү торыла, кирәк булганда машинаны 15 минут эчендә чыгарабыз», – дип өстәде ул. Ноябрь башына ике сменаның эшен тәэмин итү планлаштырыла. Кышкы сезон алдыннан предприятиедә машинистларны һәм машина йөртүчеләрне эшкә алырга әзерләр.

Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен МУП тарафыннан 9,3 мең тоннага якын ком-тоз катнашмасы, 2,6 мең тонна реагент сатып алынган. Хәзерге вакытта шәһәрдә ком-тоз катнашмасы күләменең 100% ы әзер – 73,8 мең тонна, шулай ук 11,3 мең тонна ике фазалы реагент, тагын 6,5 мең тонна реагент сатып алу планлаштырыла. Сатып алына торган материалларның куркынычсызлыгы дәүләти экологик экспертиза бәяләмәсе белән раслана.

 

 

Гомуми мәйданы 12 млн кв. м булган территория реагент белән эшкәртелер дип көтелә. Эшләр хәрәкәтнең югары интенсивлыгы, җәмәгать транспорты маршрутлары һәм күпер корылмалары булган төп магистраль юлларда узачак. Шулай ук агымдагы сезонда бозлавыкка каршы эшкәртүнең берләштерелгән ысулын кулланачаклар. -15 градуска кадәр булган температурада юллар ике фазалы реагент белән эшкәртеләчәк, ә түбәнрәк күрсәткечләрдә – каты реагент белән.

Узган елдан башлап Казанда шәһәр урамнарында юл техникасы эшенә онлайн-мониторинг кертелде. «Шәһәрне төзекләндерү» МУП директоры сөйләвенчә, барлык машиналарда да бердәм программага тоташтырылган GPS-маяклар урнаштырылган. Ул техника хәрәкәтен, ягулык куллануны, эш вакытын һәм үзәк компьютерга күчерелгән башка параметрларны күзәтергә мөмкинлек бирә. «Безнең эш заказчы өчен тулысынча үтә күренмәле, процессны оператив идарә итәргә һәм координацияләргә мөмкин, – дип аңлатты Камил Закиров һәм предприятиенең үзендә әлеге система күптән кулланыла, дип өстәде. – Бездә датчиклар ягулык бакларында тора, без ягулык куллануны күрәбез, ягъни рөхсәтсез агызу очраклары була алмый».

Предприятиеләрнең кышка әзерлеген арадаш тикшерү сентябрь азагында оештырылды. Кар җыю техникасы эшенең маршрут карталарына төзәтмәләр кертелде, ә машина йөртүчеләр һәм механизаторлар җентекле инструктажлар уздылар. 15 нче октябрьдә Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчте. Шул вакыттан башлап предприятиеләрнең диспетчерлык хезмәтләре тәүлек буе эшләячәк. Шәһәр урамнарын җыештыруны контрольдә тоту 4 генподряд оешмасына йөкләнгән.

 

 

Хәзер шулай ук тәүлегенә 15,6 мең кубометр җитештерүчәнлектәге 7 кар эретү пункты әзерләнеп бетә. Явым-төшемнәр нормаль булган очракта, бу карны тулысынча утильләштерү өчен җитәчәк. «Буран» планын тормышка ашыру очрагына карны җыю өчен өстәмә рәвештә 10 урын килешенгән.

Тула һәм Воровский урамындагы кар эретү пунктларында сынау режимында махсус система урнаштырылачак, аның ярдәмендә утильләштерүгә кертелә торган карның күләмен онлайн режимда күзәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә кар эретү пунктларына автоматлаштырылган керү контроле системасын сынап карарга ниятлиләр. Транспортта махсус билгеләр ярдәмендә система машинаның тиешле исемлектә булу-булмавын үзе билгели һәм аңа шлагбаум ача алачак. Система керү һәм чыгу вакытын, оешманың атамасын, техника номерын һәм тоннасын теркәячәк. Программа кар чыгаручы предприятиеләрнең эшен һәм кар эретү пунктларын тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев