Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин – «Илһам маршруты»нда катнашучыларга: «Бәхетле булыгыз, яратыгыз һәм яратылыгыз – бу теләсә нинди зур уңышның нигезе»

«Хыялга юл» дип аталган уникаль тренингтан соң 58 яшүсмер Казанда спорт фестивале оештырды һәм арт-объект булдырды.

Татарстан башкаласында «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәтенең «Илһам маршруты» проектының туры этабы тәмамлана, ул 14-18 яшьлек яшүсмерләргә үзенең көчле сыйфатларын табарга һәм хыялны тормышка ашыруга беренче адымнарны ясарга ярдәм итә. Проектның соңгы көнендә катнашучылар белән «Восток» балалар савыктыру лагеренда Казан Мэры Илсур Метшин очрашты.

«Илһам маршруты»нда Казан һәм Татарстан Республикасыннан 58 яшүсмер катнашты. «Вдохновители» белән бергә алар «Хыялга юл» дип аталган уникаль авторлык тренингын уздылар, үз проектларын булдырдылар һәм масштаблы активлыклар оештырдылар. 

Проектның остазларының берсе –«Вдохновители» коммерцияле булмаган автоном оешмасы рәисе Михаил Палей «Илһам маршруты»ның үзенчәлеге шәхес, мәдәният һәм кыйммәтләр белән эшләүнең тирәнлеге, дип җиткерде. 

 

 

Шәһәр башлыгы, балалар белән аралашканда, үз мисалында хыялларны тормышка ашыру өчен нишләргә, кем ярдәм итә һәм кем бу юлда рухландыра алганы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, күпләр өчен иң төп илһамчылар әти-әни, шулай ук тренерлар, яраткан укытучылар һәм башка кешеләр дә була ала. «Балачактан ук ирешергә теләгән максатыгыз булу – бу зур бәхет», - диде И.Метшин. «Белем алырга, үз һөнәрегездә иң яхшысы булырга кирәк, нинди эштән рухи ләззәт алуыгыз мөһим түгел. Бер көн дә эшләмәс өчен, яраткан эшеңне тап, дип юкка гына әйтмиләр, чөнки бу очракта син иҗат итәсең, үзеңне яраткан эшеңә бирәсең», - дип фатиха бирде Мэр. 

Мисал итеп, ул үз эшен китерде, аның мөһим өлеше төрле кешеләр белән аралашудан торуын әйтте. Мэр балаларга капиталь ремонттан соң ачылган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе турында сөйләде, анда ул Россиянең халык артистларын – пианист Денис Мацуевны һәм А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесен Константин Хабенскийны чакырды. Бу көннәрдә алар Казанда. Әлеге танылган артистлар да алар белән очрашкан мәктәп укучылары өчен ниндидер бер илһам чыганагы булды. «Минем эшемдә иң мөһиме – кешеләр», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы. 

Шул ук вакытта Мэр гаилә бәхетенең мөһимлегенә дә игътибар итте. «Бәхетле булыгыз, яратыгыз һәм яратылыгыз – бу теләсә нинди зур уңышның нигезе», – дип йомгаклады И.Метшин. 

«Мин чыннан да бәхетле һәм һәр кешегә бик рәхмәтле – биредә шундый матур һәм рухланган күзләр, күңел сөенә, – дип уртаклашты проектта катнашучы, 17 яшьлек Казанның 182 нче политехник лицее укучысы Денис Романов. – Без үзебезне аңларга тырыштык, үзебездәге күп яклар белән эшләдек, мавыктыргыч тренинглар үттек. Минем моңа кадәр дә хыялларым бар иде, ләкин бу проект миңа алар белән эшләргә булышты, чөнки бу этәргеч көчләрнең берсе».  

Узган атнада яшүсмерләр «Баскет-холл»да спорт фестивале үткәрделәр. Көн дәвамында «Илһам маршруты» катнашучылары мәйданчык эшен оештырдылар: залда активлык урнаштыру өчен план-схема эшләделәр, лазертаг, каршылыклар полосасы һәм киберспорт ярышлары өчен зона эшләтеп җибәрделәр. Мәйданда барлыгы 300 гә якын катнашучы җыелды. Фестивальдә Казан мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. 

Ә профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә яшүсмерләр Островский урамында үз хыялларына омтылуны, кыенлыкларны җиңүне һәм илһам алуны символлаштыручы сәнгать объекты булдырдылар. Рәсемнең эскизын Казанның танылган граффити-рәссамы Азат Алиев (Sly Dog) эшләгән. 

 

 

«Спорт фестивале һәм арт-объект булдыру – искиткеч нәрсә, ике чара да безнең өчен сюрприз булды,-дип сөйләде проектта катнашучы, КФУ студенты Марина Тенишева. - Бу көннәрдә без үзебезне аңларга өйрәндек, хыял эзләдек, соңыннан аны ташка төшердек. Һәм хәзер безнең хыялларыбыз Казанның кечкенә почмагында сәнгать объекты рәвешендә саклана, без анда кабат килә, үз хыялыбыз белән рухланып, аңа таба бара алабыз. Ә барып җиткәч – яңасын табачакбыз». 

Казаннан тыш, агымдагы ел ахырына кадәр «Илһам маршруты» проекты этаплары Севастопольдә, Түбән Новгород, Новосибирск һәм Тула өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә тормышка ашырыла. Конкурс сайлап алуын узганнан соң 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге теләсә кайсы яшүсмер катнашучы була ала. 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май аенда Казанда «Вдохновители» хәрәкәтендә катнашучыларның шәһәр укучылары белән өч көнлек очрашулар программасы узды. «Вдохновители» шәһәрнең 36 мәктәбендә дәресләр үткәрде. Казан Мэры Илсур Метшин берләшмә җитәкчесе белән киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килеште. 

«Вдохновители» хәрәкәте Россиядә Гомумроссия халык фронты ярдәмендә 2021 елның маенда барлыкка килде. Шул мизгелдән ул төрле өлкәләрдә 120 активистны берләштерде, алар искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр һәм үз тәҗрибәләрен балаларга һәм яшүсмерләргә җиткерделәр. Остазлары арасында SR Data шәхси космик IT-компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Игорь Кожелин, эксперт-конфликтолог, нейрофәннәр, психология һәм фикер йөртү методологиясе турындагы контентлы интернет-проект авторы Илья Сидоров, «В городе» инициативалар җәмгыяте һәм Карелия клубы җитәкчесе Елена Колеченок, компьютер спорты ассоциациясенә нигез салучы һәм президенты Ратибор Попов һәм башкалар бар. Бер ел эчендә хәрәкәттә катнашучылар илнең 30 дан артык төбәгендә яшүсмерләр белән очрашулар уздырды.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев