Икенче бала туган өчен өстәмә түләү 222 мең сумга кадәр арттырылган
Ана капиталы күләме 9,5% ка индексацияләнгән.
Татарстанда быел ана капиталы күләме 9,5% ка индексацияләнгән. Хәзер 2020 елдан соң туган беренче балага ата-аналар 690 мең 267 сум ала. Гаиләдә икенче бала туган өчен өстәмә түләү (беренче балага ана капиталы алганнан соң) 221,9 мең сумга кадәр арттырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде, – дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстанда программа эшли башлаганнан бирле 432 меңгә якын гаилә ана капиталына сертификат алган. Бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга (Татарстанда 322 мең гаилә шулай эшләгән), балаларны укытуга (50 меңгә якын гаилә файдаланган инде), өч яшькә кадәрге балага ай саен 14 621 сум күләмендә керемнәр 30 мең 146 сумнан түбән булганда түләргә мөмкин. Татарстанда мондый түләүләрне 32 мең 897 гаилә ала.
Идарә тармагы җитәкчесе үз чыгышында күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирде. Ул искәрткәнчә, мондый гаиләләрдәге аналар пенсиягә билгеләнгән яшьтән иртәрәк чыга: өч бала тапкан (уллыкка алган) һәм тәрбияләгән аналар – 57 яшьтә, дүрт бала аналары – 56 яшьтә, ә биш бала һәм аннан күбрәк тәрбияләгәннәр – 50 яшьтә. Хәзерге вакытта күп балалы 20 269 анага СФР республика бүлеге вакытыннан алда иминият пенсияләрен түли.
Исегезгә төшерәбез, туган барлык сораулар буенча төгәлрәк мәгълүматны контакт-үзәккә +7(800)100-00-01 телефоны аша һәм социаль Фондның ТР бүлекчәсе социаль челтәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев