Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гөлүсә Батталова: Кыргызстанда яшәүче татарларның дәрәҗәсе бик югары

Әтнә татар дәүләт драма театры Кыргызстанга килгән вакытта Җәләлабад белән Ош шәһәрләрендә күңел ачу чаралары тыелган булса да, Татарстаннан килгән артистларга концерт күрсәтергә рөхсәт ителгән.

«Без килер алдыннан Таҗикстан белән Кыргызстан чигендә кораллы бәрелешләр булды. Конфликт тиз арада сүрелсә дә, Җәләләбад белән Ош шәһәрләрендә күңел ачу чаралары тыелган иде. Бары тик безнең концерт кына рөхсәт ителеп без аны куя алдык», – диде театрның маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова гастрольләргә багышлап «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә.

Ул мондый игътибарны артистларның Татарстаннан килгән булуы белән дә, җирле татарларның дәрәҗәсе булуга бәйле дип аңлатты.

«Бүгенге көндә дә татарларның Кыргызстанда дәрәҗәсе бик югары. Беренчедән, бу Татарстанның, Казанның һәм Президентыбызның дәрәҗәсе югары булуы белән бәйле. Икенчедән, анда төпләнеп яшәгән татарларның берсе дә югалып калмаган», – дип дәвам итте ул.

«Чит җирдә йөргәндә татарның, Татарстанның һәм Президентның дәрәҗәсе югары булуы безнең эчтә гомер-гомергә булган коллык психологиясен бәреп екты. Мин Кыргызстаннан кайтканда үзебезнең бер генә халыктан да ким түгел икәнебезне, дәрәҗәбез зур булуын аңлап кайттым. Шушы хис бу сәяхәттән алган иң зур байлыгым», – дип нәтиҗә ясады Гөлүсә Батталова.

Театр директоры Ленур Зәйнуллин шушы иҗади сәфәргә сәбәпче булган Кыргызстан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскуловага рәхмәтләрен җиткерде.

 

 

Әлеге иҗади сәфәр барышында Әтнә театры артистлары алып килгән тамашаны дүрт шәһәрдә барлыгы 2 000гә якын тамашачы караган. Алар арасында татарлар белән бергә кыргыз, үзбәк кешеләре дә булган. Ош шәһәренә Үзбәкстан татарлары да килгән.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев