Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Әлфия Авзаловага багышланган концерт узачак

Һәр чорда кешелек тарихын уникаль талантларның иҗади энергиясе баета.

Узган гасырларның мәшһүр музыкантлары, шагыйрьләре, җырчылары калдырган якты эзләр, киләсе буыннарны яңа иҗатка рухландыра килә. Бүгенге талантларның карашлары биеккә, очар кошлар юлына төбәлсә дә, тамырлары ата-бабаларыбызның бай мирасына барып тоташа. Алар нинди генә ачышлар ясаса да, үткәннәрнең юлын онытмый.

Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да янәшә атлый сыман.  Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышыларын яңгыратучы  “Калеб”леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.

15 декабрь 18.00 сәгатьтәГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында ике чор кисешәчәк.Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.

Концертта катнашалар:

Филүс Каһиров

Эльмира Кәлимуллина

Алинә Шәрипҗанова

Эльза Исламова

Илгиз Шәйхрәзиев

Илүсә Хуҗина

Алинә Кәримова

Илгиз Мөхетдинов

Алмас Хөсәенов

Гөлназ Закирова

Татьяна Ефремова

Алсу Фәйзуллина

Динар Шәрәфетдинов

Элина Сафина

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры.Дирижеры – Ильяс Камал.

Концерт Әлфия Авзалова фонды һәм “Калеб” яшь буен җыены тарафыннан оештырыла. Проектның кураторы – К.Тинчурин театрының директор урынбасары, «Калеб» яшь буен җыеныпроектларының кураторы Лилия Гәрәева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев