Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: Мәчет шоу күрсәтә торган урын түгел

Әлмәттә күптән түгел ачылган мәхәллә мәчетенең имам-хатыйбы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мәчет шоу күрсәтә торган урын түгел, ә халыкка гыйбадәт кылу өчен хезмәт итә торган урын, ди. Шуңа күрә бу мәхәллә мәчетен тыныч кына ачтык та, эшли дә башладык, диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлмәт шәһәрендәге бу мәхәллә мәчете 2023 елның 28 декабрендә эшли башлады. Ул тышкы яктан да, эчке бизәлеше белән дә Татарстандагы бер мәчеткә дә охшамаган. «Биш ел элек ниятләнгән иде. Өч ел элек төзелеш эшләре башланды, 2,5 елда мәчет төзелеп бетте. Калган вакыт эшне төгәлләү һәм матурлау өчен тотылды», – ди хәзрәт.

 

 

Бу мәхәллә мәчетенә 50ләп кеше сыя. Мәчет шушы тирәдә яшәүчеләргә намаз уку, гыйбадәт кылу өчен төзелгән. Быел гаетне дә уздырырга ниятлиләр.

«Мин үзем бу мәчеттә Коръәнне рәхәтләнеп укыйм. Монда акустика уйланылып эшләнгән, тавыш күңелләргә үтеп керә», – ди ул.

Мәчет төзелешенә иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән. Фәһим хәзрәт сөйләвенчә, Аллаһ йортындагы һәрбер деталь уйланып эшләнгән, хәтта идәндәге бизәкләрнең симметриясе түшәмдәге бизәкләр белән туры килә. Бигрәк тә агачтан эшләнгән гөмбәз игътибарны җәлеп итә.

 

 

«Агачтан эшләнгән гөмбәз кулдан җыелды. Ул бик үзенчәлекле, 99 яфраклы. Бу яфраклар Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме белән бәйле. Гөмбәзне җыю өчен бер ел вакыт кирәк булды», – ди Фәһим хәзрәт.

Мәчеттә ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә барлык уңайлыклар каралган.

 

 

Гөлназ Әхтәмҗанова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев