Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дмитрий Чернышенко БРИКС уеннарын бу җәйнең иң истә калачак спорт чарасы дип атады

Ярышлар июнь аенда Казанда узачак.

БРИКС уеннары быелгы җәйнең иң истә калачак спорт чарасы булыр дип көтелә. Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.

«Быелгы җәйнең иң истә калачак ярышлары, һичшиксез, Казандагы БРИКС уеннары булачак. 4,5 меңнән артык спортчы 14 көн дәвамында үз спорт төрендә иң яхшысы исеме өчен көрәшәчәк», – дип китерә ТАСС вице-премьер сүзләрен.

БРИКС уеннары Казанда 11-23 нче июньдә үтәчәк. Ярышларны ачу тантанасы 12 нче июньгә билгеләнгән. Ярышлар өчен шәһәрнең 17 спорт объектын җәлеп итәргә планлаштыралар. Барлыгы 389 комплект бүләк уйнатылачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев