Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел игълан ителгән ябык әдәби конкурска ике яңа номинация өстәлгән

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсын оештыручылар быел конкурска ике номинация – балалар өчен кыска драма әсәрләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләсе жанрларын өстәгәннәр.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган ябык әдәби конкурс 1 нче октябрьдән башлана, дип хәбәр итә Татарстан язучылар берлеге.

Икенче мәртәбә игълан ителгән ябык әдәби конкурсның Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган нигезләмәдән күренгәнчә, яңа номинацияләрне өстәү мөмкинлеге шигъри жанрларны берләштерү хисабына барлыкка килгән.

Быел конкурска 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә.

Ягъни үткән ел поэма һәм шигырь жанрлары аерым булса, быел алар берләштерелгән, балалар һәм үсмерләр шигырьләре жанрлары да берләштерелгән. Шигырьләр берәмләп түгел, шәлкем буларак карала.

Җиңүчеләргә бүләк фонды былтыргыча - 3 млн 895 мең сум.

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми. Ләкин бер номинациядә бары тик бер псевдоним белән генә катнашу мәҗбүри.

  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар телендә язылган әдәби әсәрләргә конкурсны икенче мәртәбә игълан итә. Беренче конкурс 2020 елның ноябрендә башланып 2021 ел дәвамында барды. Җиңүчеләр 2022 елның 21 февральдә бүләкләнгән иде.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев