Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Казанда 1,3 миллионнан артык кеше яши

Шәһәрлеләрнең күпчелек өлеше Совет районына туры килә, биредә 336 меңнән артык кеше яши.

Казанда 1 млн 308 мең 660 кеше яши, шуларның 592 мең 360 ы – ирләр һәм 716 мең 300 е – хатын-кызлар. Әлеге мәгълүматлар 2020 елгы бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанстат җыентыгында басылып чыкты.

 

Мәгълүматлар буенча, шәһәрнең иң күп кеше яшәгән участогы – Совет районы, биредә 336 мең 927 казанлы яши (151 мең 842 ир-ат һәм 185 мең 85 хатын-кыз). Идел буе районында 272 мең 527 кеше исәпләнә (124 мең 842 ир-ат һәм 147 мең 685 хатын-кыз), Яңа Савин районында – 222 мең 926 кеше (98 мең 650 ир-ат һәм 124 мең 276 хатын-кыз).

Киров районында 140 мең 1 кеше яши (64 мең 719 ир-ат һәм 75 мең 282 хатын-кыз), Мәскәү районында – 133 мең 168 казанлы (59 мең 668 ир-ат һәм 73 мең 500 хатын-кыз). Авиатөзелеш районында 118 мең 106 кеше исәпләнә (54 мең 137 ир-ат һәм 63 мең 969 хатын-кыз), Вахитов районында – 85 мең 5 кеше (38 мең 502 ир-ат һәм 46 мең 503 хатын-кыз).

Бөтенроссия халык санын алу узган елның 15 нче октябреннән 14 нче ноябренә кадәр узды. Татарстанда аңа 2,7 меңнән артык кеше җәлеп ителгән, шуларның 2,3 меңе – хисап участокларында исәпкә алучылар, 386 контролер, күпфункцияле үзәктә исәпкә алучы функцияләре булган 12 инструктор, 10 вәкаләтле вәкил. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, халык санын алуда Казанда яшәүче 1 млн 257 мең 671 кеше катнашырга тиеш булган.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләр саны 1 млн 143,5 мең кеше тәшкил иткән. Әлеге чорда шәһәрдә 508,4 меңгә якын ир-ат һәм 635,1 мең хатын-кыз яшәгән.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев