Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Болакта йөзмә фонтаннар, чәчәк композицияләре һәм Бауманны яшелләндерү – Казандагы җәмәгать киңлекләрен БРИКСка ничек әзерләячәкләр?

Шәһәрдә 1 миллионга якын чәчәк һәм 5 меңнән артык куак утыртылачак.

 

Җәй башына Казанның сигез җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк. БРИКС уеннарына һәм саммитка әзерлек кысаларында аларда брусчатканы алыштырачаклар, объектның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар урнаштырачаклар, ә Болакта 56 йөзмә фонтан пәйда булачак. Болар хакында БРИКСка әзерлек штабы вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

 

«Без, һәр локациягә чыгып, эшләрнең сыйфатын контрольдә тотачакбыз. Тормышта, тәкъдим ителгән проектларга караганда, матуррак килеп чыгарга тиеш», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.

Болак буйлап аның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар инде монтажлана. Ә апрель ахырына биредә су агымы 10 метр биеклеккә җитүче 56 йөзмә фонтан урнаштырылачак. Барлык эшләрне 10 нчы июньгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Бауман урамын Астрономия урамыннан ТР Фәннәр академиясе урамына кадәр яшелләндерәчәкләр. Әлеге участокта шулай ук яктырткычлар һәм брусчатка алыштырылачак. Ә «Кремль» метро станциясендә вестибюльнең терәк стеналары яңартылачак. Эшне 1 нче июньгә кадәр тапшырырга уйлыйлар. Үзәк универмаг янындагы Коротченко скверын да шул вакытка яшелләндерү күздә тотыла.

Меңьеллык мәйданында шулай ук брусчатка алыштырылачак. Ремонт ике этапта барачак, аларның берсе – 9 нчы майда, икенчесе 1 нче июньдә тәмамлана.

Җәй башына Котельников скверында брусчаткадан юллар салачаклар, эскәмияләр һәм яктырту баганалары урнаштырачаклар. Ә Меңьеллык паркында инде сүтелгән тимер койма урынына куаклар утыртылачак, шул рәвешле тере койма барлыкка киләчәк. Моннан тыш, киңлектә автомат рәвештә су сибү системасын яңартачаклар, юлларның, фонтанның гранит өслеген һәм яктырту баганаларын ремонтлаячаклар.

 

 

Эшчеләр Горький исемендәге парк янында җир асты кичүен реконструкциялиләр һәм 1 нче июньгә кадәр җәмәгать киңлеге каршындагы тукталыш павильонын алыштырачаклар. Июнь ахырына «Советлар власте өчен көрәшүчеләргә монумент» мемориаль комплексы янында гранит өслек яңартылачак.

Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү урынында «Казан» стеласын урнаштырачаклар. Арт-объектның биеклеге – 5,5 м, ә киңлеге 28 м булачак. Хәрефләрне тутыкмый торган тимердән ясаячаклар.

«Композицияне Казан айдентикасы төсләрендә заманча стильдә башкару күздә тотыла. Хәрефләрнең алгы өлеше яктыртылачак. Эшләрне 1 нче августка кадәр тәмамлау планлаштырыла», – диде Игорь Куляжев.

БРИКС саммитына Казан Ратушасын да бинаның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар бизәячәк. Эш, майда башланып, августта тәмамланачак.

«Хәзерге вакытта барлык эшләргә контрактлар төзелгән. Эшнең заказчылары – «Главтатдортранс» ДКУ һәм «Главинвестстрой» ДКУ. Эшләр график буенча алып барыла», – дип белдерде спикер.

Моннан тыш, Казан урамнарында 1 млн чәчәк, 300 агач һәм 5300 куак утыртылачак. Яшелләндерү эшләренә 200 млн сумнан артык акча каралган. Ә Академик Парин урамында чәчәкле тугыз шардан торган күләмле композиция пәйда булачак.

Сигез җәмәгать бәдрәфе алыштырылачак. Тагын дүртне өстәмә урнаштырачаклар: «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Әкият» курчак театры янында, Бауман урамында, Универсиада авылы янында. Бүген биш объектта фундамент эшләре тәмамланган, каркас җыю гамәлгә ашырыла; җиде объектта фундамент төзү һәм коммуникацияләр чыгару өчен әзерлек алып барыла. Болар өчен бюджеттан 211 млн сум акча бүлеп бирелгән. Барлык 12 бәдрәф модулен дә җәйгә төзеп бетерергә планлаштыралар.

 

Камилә Вилданова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев