Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Бөгелмә космонавты тиздән Халыкара космик станциягә юл тотачак

Сергей Рыжиков космик очышка яраклы дип танылды. Аны озын экспедиция көтә.

Бөгелмәле Сергей Рыжиков космоска очачак. Бу хакта «Роскосмос» дәүләт корпорациясендә хәбәр иттеләр.


Космонавт МКС-73 экипажы составына керәчәк. 4 мартта узган Баш медицина комиссиясе утырышында Рыжиковны космик очышка яраклы дип таптылар, – дип яза «Бөгелмә авазы».

«Союз-2.1а» ракета йөртүчесен «Союз МС-27» пилотлы корабы белән Байконур космодромыннан 2025 елның 8 апреленә җибәрү планлаштырыла.
73нче озын экспедициянең төп экипажына Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий, NASA астронавты Джонатан Ким, дубляжда —

Роскосмос космонавтлары Сергей Кудь-Сверчков һәм Сергей Микаев, NASA астронавты Кристофер Уильямс керә.

ФОТО: Ю.А. Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев