Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балалар бакчасы тәрбиячесе: «Ата-аналар үз балаларын безгә алып килә, шул минуттан син аларның вакытлыча әнисе буласың»

Мәктәпкәчә хезмәткәрләр көнендә 134 нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Исмәгыйлова балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Бүген Россиядә Мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Тәрбияченең хезмәте – четерекле һәм җаваплы, ул күп мәхәббәт, түземлек, көч һәм фидакарьлек таләп итә. Без моңа Казан шәһәренең Киров районындагы 134 нче номерлы татар телендә укыту һәм тәрбия бирү катнаш төрдәге балалар бакчасында музыка дәресләрендә булып кайткач инандык. KZN.RU порталына балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында әлеге мәктәпкәчә учреждениенең музыкаль җитәкчесе Алсу Исмәгыйлова сөйләде.

 «Беренче эш көнендә балалар миңа авызларын ачып карап тордылар һәм алар өчен бертуктаусыз уйнавымны теләделәр»

Алсу Даяновна инде 26 елдан артык сабыйларга үз күңеленең бер өлешен бүләк итә. «Мин Актанышта тудым. Балачактан иҗади активлыкны яраттым һәм музыка белән бәйле бар нәрсә белән шөгыльләндем», – дип сөйләде тәрбияче. Бишенче сыйныфта ул бию түгәрәгенә языла, анда атнага 2 тапкыр фортепианода уйнау дәресләре үткәрелгән. Өйдә уен коралы булмый. Берникадәр вакыттан соң әнисе аны музыка мәктәбенә яздыра, һәм ярты елдан соң өйгә фортепиано алалар. «Бәхеттән башлар күккә тия язды. Күпчелек малайлар һәм кызларның өйдә балалайка, домбра, тынлы уен кораллары бар иде, ә минем зур клавишлы уен коралы барлыкка килде. Музыканы яраткан 6 нчы сыйныф укучысы өчен бу балачакның иң якты вакыйгаларының берсе булды», – дип сөйләде ул.

Музыка мәктәбендә 5 елга якын укып, булачак музыка җитәкчесе Лениногорск педагогия училищесына музыка бүлегенә укырга керә. Шул вакыттан бирле ул балалар белән эшләргә теләгәнен аңлый. «Уку вакытында төрле мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында практика күп булды. Тик мин һәрвакыт нәкъ менә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә практик әзерлек узарга тырыштым, чөнки кечкенә балалар белән шөгыльләнү миңа бик ошый иде. Шул чагында мин балаларга музыканың серләрен кечкенәдән сеңдерергә кирәклеген аңладым», – дип билгеләде тәрбияче.

 

 

Укуын тәмамлаганнан соң Алсу Даяновна Актанышка кайта, анда 1 нче номерлы урта мәктәптә музыка укыта башлый. Ике ел эшләп, кирәкле тәҗрибә туплап, ул 4 нче номерлы «Әтәч» балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә күчә. «Беренче көнемне бик яхшы хәтерлим. Минем сыйныфта якынча 30 бала иде, иң кечкенәсенә 6 ай гына. Алар миңа авызларын ачып карап тордылар һәм минем алар өчен бертуктаусыз уйнавымны теләделәр. Бу мизгелдә мин үз урынымда икәнемне аңладым. Шул вакыттан бирле 26 ел үтте һәм минем өчен берни дә үзгәрмәде – мин үземә туры килгән эш белән шөгыльләнүемне беләм», – дип ассызыклады Алсу Исмәгыйлева.

2006 елда безнең героиня Казанга күчеп килә һәм Авиатөзелеш районындагы 365 нче номерлы балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып урнаша. Алсу Даяновна Казан дәүләт педагогика университетын «Музыка укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. «Яңа белемнәр белән, төп программадан тыш, мин үз эшемә баланы тагы да кызыксындыру һәм анда иҗади сыйфатларны ачыклау өчен төрле методикалар кертә башладым», – дип искә төшерә тәрбияче.

 Музыкаль җитәкчесе – ул музыкант, рәссам, сценарист, режиссер, костюмер, актер, гример һәм тавыш операторы

Салават күпере торак районына күченгәннән соң Алсу Исмәгыйлева 134 нче номерлы татар телендә укыту һәм тәрбия бирү катнаш төрдәге балалар бакчасына урнаша. «Шушы вакыттан минем өчен иҗади эшчәнлекнең яңа чоры башланды. Яңа балалар бакчасында балаларга музыка өйрәтү өчен бөтен шартлар да бар», – дип билгеләде ул.

Шушы вакыт эчендә Алсу Даяновна күп кенә музыка коралларында уйнарга өйрәнгән. «Әгәр миңа халык уен кораллары оркестрында партия уйнарга кушсалар, мин балалайка артына да, баян яки аккордеонда да уйный алам», – дип елмаеп җавап бирде ул.

 

 

Бүгенге көндә Алсу Даяновна 7 төркемгә музыка өйрәтә, аларның һәрберсендә 30 га якын бала бар. Ул билгеләп үткәнчә, музыка җитәкчесенең роле – беренче чиратта укыту программасы нигезендә музыкаль дәресләр оештыру һәм үткәрү, әмма һәр дәресне ул үзенең методик идеяләреннән чыгып оештыра, алар ярдәмендә баланы иҗатка җәлеп итә һәм аларда музыка белән шөгыльләнергә теләк уята. Дәресләреннән тыш Алсу Исмәгыйлева балалар бакчасында ял кичәләре һәм төрле мәдәни чаралар үткәрә.

Алсу Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, музыка җитәкчесе һөнәре үз эченә музыкант, рәссам, сценарист, режиссер, костюмер, актер, гример һәм тавыш операторы һөнәрләрен берләштерә. «Нәкъ менә әлеге күнекмәләргә ия булу сәләтенә балаларның музыкаль һәм иҗади үсеше, балалар бакчасындагы шатлык атмосферасы бәйле. Балалар, өлкәннәрдән аермалы буларак, бик ихлас һәм эмоциональ. Алар беркатлы һәм дөньяга ачык күңел белән карыйлар», – дип ассызыклады ул.

 

 

Тәрбияче нәниләр төркеме белән ничек уртак тел таба алуы турындагы сорауга, ул тәрбияче булу җиңел түгел, авырлыклар һәм уңышсызлыклар да булып тора, дип билгеләп үтте. Төп авырлык – балалар өчен зур җаваплылык. «Ата-аналар балаларын безгә алып киләләр, һәм әлеге минуттан син аларның вакытлыча әнисе буласың. Аңа яхшы мөгамәлә күрсәтәсең һәм бердәнбер итеп карыйсыз. Төркемнәрдәге балаларның гомуми саны мине беркайчан да куркытмады, чөнки алар көн саен көч бирә, шатлык өсти. Минем дәресләрдә алар кечкенә артистка әйләнәләр», – дип сөйләде музыка җитәкчесе.

«Балалар бакчасында узган көннәр бер-берсенә охшамаган»

«Балалар бакчасы – иң гаҗәп ил, анда яшәүчеләр – балалар. Бакчада узган көннәр бер-берсенә охшамаган», – дип ассызыклады Алсу Даяновна. Аның эш көне иртәнге зарядкадан 7:50 сәгатьтә фортепианода музыкаль хезмәт күрсәтү белән башлана. «Без көн саен балалар моңарчы ишетмәгән яңа әсәрләр уйнарга тырышабыз, шул рәвешле аларның күзаллауларын киңәйтәбез», диде ул. 9:00 сәгатьтә музыка җитәкчесе балаларга җырларга, биергә һәм музыка коралларында уйнарга өйрәтә торган дәресләр башлана. «Дәресләргә төрле яшьтәге балалар килә һәм аларны бер музыкаль коллективка берләштерә белү мөһим роль уйный. Мин баланың дәрестә узган һәр минутын мавыктыргыч, файдалы һәм әһәмиятле итәргә тырышам», – дип билгеләде ул.

 

 

Эшнең тагын бер мөһим өлеше – төрле чараларга әзерлек. «Минем өчен һәр көн – утренникларга, музыкаль кичәләргә, төрле шәһәр һәм музыка конкурсларына әзерлек. Алсу Даяновнаның шәкертләре берничә тапкыр «Татар малае», «Татар кызы», «Осталык симфониясе», «Идел буе халыклары көйләре» һәм башка бик күп иҗади чаралар лауреатлары булган.

«Әлеге конкурслар, бигрәк тә аларда җиңүләр балаларны рухландыра һәм алар иҗади эшчәнлек белән ныграк шөгыльләнә башлый», – дип билгеләде музыка җитәкчесе.

Шулай ук Алсу Даяновна логопед төркемендә дәресләр үткәрә, мәктәпкәчә учреждениедә балалар өчен халык бәйрәмнәрен әзерләү һәм өйрәнү белән шөгыльләнә.

Безнең героебызның 12 яшьлек улы бар, әнисе иҗади һөнәр иясе булуына карамастан, ул актив рәвештә хоккей белән шөгыльләнә. «Ул сәләтле малай, күпмедер вакыт бию белән шөгыльләнде, ләкин соңыннан спортны сайлады. Бу аның сайлавы һәм мин аның да яраткан эше белән шөгыльләнүен телим», – диде Алсу Даяновна.

Ул үз һөнәре ярдәмендә тормышында ике төп шатлык – балаларга һәм музыкага мәхәббәт берләшкәнлеген ассызыклады. «Мин аларга җанымның бер өлешен салам, тулысынча ачылам. Үз урынымда эшләвемне һәм үз һөнәремне бик яратуымны аңлыйм», – дип йомгаклады тәрбияче.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев